Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әтиемнең якты истәлегенә

    Минем гаилә тарихында да Бөек Ватан сугышы үзенең тирән яралы авыр эзен калдырган. Әтием Ислам Нуртдин улы Фәтхетдинов Яңа Чаллы авылының иң оста тракторчыларыннан берсе була. Эшен яратып, бик әйбәт башкарганга, аны тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Ләкин әтиемә яраткан эшендә озак хезмәт куярга туры килми. 1943 елның 3 ноябрендә 17...

    Минем гаилә тарихында да Бөек Ватан сугышы үзенең тирән яралы авыр эзен калдырган.
    Әтием Ислам Нуртдин улы Фәтхетдинов Яңа Чаллы авылының иң оста тракторчыларыннан берсе була. Эшен яратып, бик әйбәт башкарганга, аны тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Ләкин әтиемә яраткан эшендә озак хезмәт куярга туры килми. 1943 елның 3 ноябрендә 17 яшьлек егетне армиягә алалар.
    -Сугышка мин яшьтәшем Нурулла белән бергә киттем,-дип искә ала иде әтием.
    Камка авылына кадәр алар җәяүләп баралар, аннан үзләрен Базарлы Матакка илтәләр. Төрле авыллардан җыелган кешеләрне биредән Нурлат станциясенә, аннан Казанга озаталар. Әти биредә танклар ремонтлау базасында слесарь булып эшли. Дәһшәтле сугыш машиналарына икенче тормыш бирә ул. Берничә ай үткәч, әтине Наро-Фоминскида урнашкан Кантемир танк дивизиясенә җибәрәләр. Биредә дә ул танклар ремонтлый, машина йөртү һөнәрен дә үзләштерә.
    Тиздән әтием сугыш утына керә. Сугышлар белән ул Көнчыгыш Пруссиягә барып җитә. Калининград өчен сугышларда катнаша. Каты бәрелешләрне, дошманның бер-бер артлы һөҗүм итүләрен әтием әрнеп искә ала иде. Күпме сугышчылар башларын салган ул канлы бәрелешләрдә. Әтием үзенең иң якын фронтташ дусларын югалткан.
    Кенигсберг янында барган сугыш аның хәтеренә аеруча нык уелып калган. Бергә җыелышып солдат шулпасы эчеп утырганда снаряд төшеп, аның янындагы сугышчылар һәлак булалар. Бәхетебезгә, әти исән кала.
    -Күпме генә еллар үтсә дә, ачы сугыш еллары һич тә күңелдән чыкмый. Фронтта булган һәр кешенең хәтеренә тирән уелгандыр шул алар,-дия иде әтием.
    1945 елның 9 маенда җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне әтием Пруссия җирендә каршы ала.
    -Без инде сугыш беткәч кайтарып җибәрерләр, дип өметләнгән идек. Әмма дивизиябез белән Наро-Фоминскига әйләнеп кайттык, армия хезмәтен шунда дәвамиттек,-дип сөйли иде әтием, ул вакытларны искә төшереп.
    Шунысы кызык, сугыштан соң ук аңа "иномарка"да эшләргә туры килә. "Опель" машинасында бригада командиры полковник Тимченконы йөртә ул.
    Шулай җиде ел чит-ят җирләрдә хезмәт итә Яңа Чаллы егете. Баштарак үзәкне өзгән сагыну хисләре дә басыла. Бәлки бөтенләй үк Мәскәү җирләрендә төпләнеп тә калган булыр иде әтием, ләкин авылда аны әти-әнисе көтеп тора. Энесе Нургалине дә армиягә алган булалар.
    Шулай итеп, күпне күргән, ныгыган егет булып әтием 1950 елда туган авылына кайтып төшә. Һәм башка беркайчан, беркая да китми.
    Шул елның көзендә әтием Рәйсә исемле кыз белән гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр, алма бөртегедәй балалары дөньяга килә. Тик менә өч улларын сабый чакта ук югалталар шул. Тормыш дәвам итә, күз карасыдай саклап, җил-давыллардан яклап биш бала үстерәләр. Аларны аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап колхозда эшлиләр.
    Армиядән кайткач әти башта Базарлы Матакка җәяү йөреп эшли. Авылда совхоз оешкач, шунда шофер булып эшкә кайта. "ГАЗ-53" йөк машинасын Нурлаттан үзем куып алып кайттым",-дия иде.
    Ул 40 ел өзлексез шофер булып эшли, зур тәҗрибә туплый, бер тапкыр да авария ясамый. Ул елларда хуҗалыкта йөк машиналары бармак белән генә санарлык була. Шуңа шофер кешегә көн саен юлга чыгарга, төрле җирләргә барырга туры килә. Аның бит әле юллары да юк дәрәҗәсендә, аз гына яңгыр явып үттеме, гүр газабына әйләнә. Еш кына батып, пычранып, өшеп-туңып юлда кунарга да туры килә.
    42 ел эшләп лаеклы ялга чыкты әти, күп истәлекле бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә лаек булды. 1976 елда тырыш хезмәте өчен аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр.
    Әтием бик киң күңелле, җор сүзле кеше иде. Эштән буш вакытларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда да актив катнаша, җырларга сәләтле булуы белән аерылып тора иде. Мәҗлесләрдә герман көен, Порт-Артур җырын бик яратып башкаруын әле дә искә ала авылдашлар.
    2013 елның октябрендә әти белән әнинең бергә гомер итүләренә 63 ел булыр иде. Әмма аларга бу көнне күрергә насыйп булмады. Әни үлеп кырыгы узгач, икенче көнне әтием вафат булды.
    Әтием Җиңү бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтеп тора иде. Авылда уза торган митингларда гел катнашты. Соңгы елларда исәнлеге какшау аркасында бара алмаса да, оныкларыннан кат-кат сораша иде. Телевизордан Җиңү парадларын бик дулкынланып карый иде.
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, әти, синсез уза инде. Әмма син гел безнең күңелләрдә. Сез, бу Җиңүне яулаган батыр солдатлар, мәңге халкыбыз күңелендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: