Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өчпочмаклы конвертлар өләшәләр

    Җиңү бәйрәме уңаеннан районда 591 кешегә -Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына - Россия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы белән бергә өчпочмаклы конвертлар да тапшырылачак. Бу Россия почтасы игълан иткән "Якташларның рәхмәте. Кул җылысы" акциясе кысаларында эшләнә. "Ветераннарга өчпочмаклы хатлар өләшү - безнең өчен горурлык һәм зур дәрәҗә",-ди район почта...

    Җиңү бәйрәме уңаеннан районда 591 кешегә -Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына - Россия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы белән бергә өчпочмаклы конвертлар да тапшырылачак.

    Бу Россия почтасы игълан иткән "Якташларның рәхмәте. Кул җылысы" акциясе кысаларында эшләнә. "Ветераннарга өчпочмаклы хатлар өләшү - безнең өчен горурлык һәм зур дәрәҗә",-ди район почта бүлеге житәкчесе Лидия Чуманова. Сугыш елларында өчпочмаклы хатлар тыл белән фронтны бәйләп торган, җиңүгә рухландырган бит. Әлеге хатларны фронт почтальоннары тормышларын куркыныч астына куеп булса да иясенә тапшырырга тырышканнар.

    Өчпочмаклы хат-конверттан безнең ветераннар ел дәвамында файдалана ала. Илебезнең теләсә кайсы почмагына юлланган хат әлеге конвертта түләүсез барып җитәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: