Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзешчәннәр генә димәссең

    "Әни, син ник борчак төшкән ак кофтаңны кимисең?" дип сорыйм әнидән. "Ул бит хорга кия торган, концерт киемем минем",-дип аңлата әни. Бу сөйләшүгә утыз еллап вакыт узган инде. Әмма, сәхнәдә тигез рәт булып тезелеп баскан укытучыларны күрдем исә, әнием йөргән хорны, аның көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегелгән, алдына бант куелган...

    "Әни, син ник борчак төшкән ак кофтаңны кимисең?" дип сорыйм әнидән. "Ул бит хорга кия торган, концерт киемем минем",-дип аңлата әни.
    Бу сөйләшүгә утыз еллап вакыт узган инде. Әмма, сәхнәдә тигез рәт булып тезелеп баскан укытучыларны күрдем исә, әнием йөргән хорны, аның көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегелгән, алдына бант куелган бертөрле кофта кигән коллегаларын искә төшерәм. Әйе, бүген инде киемнәр дә бүтән, башкаручылар да алышынган, репертуары да. Ә менә хорның җитәкчесе һаман бер кеше - Фирдания Хәбибуллина.
    Базарлы Матак мәктәбенең отчет концерты шушы хор башкаруында патриотик җырлар белән башланды. Һәм җиңү яулаган, балачакны күрмичә завод-фабрикаларда, басу-кырларда хезмәт куйган буынга рәхмәт хисе белән сугарылган иде бу концерт.
    Концерт программасы бик уйлап эшләнгән: татарча чыгышларны рус телендәгеләре, шаян номерларны дулкынландыргыч моңсулары алыштырды. Әйтик, юмористик жанр остасы Татьяна Балакирева һәм аның коллегалары башкаруында "Әбинең йокысы килмәгәндә" дигән сәхнә күренеше тамашачыны күз яшьләре чыкканчы көлдерде. Ә Илнур Фәйзуллин, Миләүшә Фәттахова һәм аның уллары Нияз, Марат уйнаган "Ага сулар" пьесасыннан өзек (Туфан Миңнуллин әсәре), киресенчә, уйланырга мәҗбүр итте.
    Эльмира Монадыеваның "Ана турында баллада"- ны башкаруы һич көтелмәгән сюрприз булды. Чөнки ул беренче тапкыр үзе генә чыгыш ясады. Һәм дебюты искиткеч булды! Ә Валентина Желтухинаның чыгышын тамашачылар түземсезлек белән көтеп алдылар. Ул шигырьләрне шундый итеп сөйли, зал тын да алмыйча тыңлап утыра!
    Үзешчән сәнгатьтә күп еллар катнашкан осталарны тамашачы бер дә онытмый. Рәзилә Хатыйпова белән Лилия Садыйкованы да алкышлар белән каршы алдылар, чыгышларын яратып карадылар. Концертны катлаулы вальс биюе дә бизәде: сәхнәгә чыгарга җөрьәт иткән Фәнис Сәгыйров, Максим Муштаков, Мидхәт Хәсәнов, Илнур Фәйзуллин батыр ир-егетләр икән. Сергей Платонов җитәкләгән ирләр ансамбле дә алкышларга күмелде. Соң, шулай булмыйча, ир-егетләр сәхнәгә бик сирәк чыга бит. Ә бәлки, аларга мәктәп директоры Луиза Абдрахманованың катнашуы да батырлык өстәгәндер: ул сәхнәдән шигырь сөйләгәнне тыңлавы рәхәт, сөйләм культурасы, сәнгатьле уку үрнәге күрсәтә укытучы. Кыскасы, һәр чыгыш үзенчә кызыклы, педагогларның барысына да: "Сез - иң осталар!" дип әйтәсе килә.
    Сүземне йомгаклап берничә фикеремне җиткерәсем килә. Үзешчәннәргә бәя биргәндә жюри чыгышлардагы үзенчәлекне, традицияләргә тугрылыкны, бездә яшәүче башка халыклар мәдәниятларына мөрәҗәгать итүне исәпкә алсын иде. Район башкарма комитеты концертында без Белова Ксения белән Сивенкова Татьянадан чуаш җырларын көткән идек, булмады. Ә бит һәр концертны бизәрлек итеп җырлыйлар алар. Район хастаханәсе өчен чыгыш ясаучы Рухшона Гафурованың таҗик биюен дә бик яратып калдык. Бәлки, телевизордан да туйдыра башлаган инглиз җырлары, ирланд биюе урынына керәшен татарлары биюен, мишәрләрнең гореф-гадәтләрен чагылдыручы күренешләрне, безгә таныш һәм якын чуаш җырларын карасак, тыңласак, яхшырак булмас иде микән? Үз халкының гореф-гадәтләренә тугрылык удмурт әбиләренә Евровидениедә икенче урын алырга ярдәм итте бит...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: