Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Әлки районында зур бәйрәм чарасы үткәрелде

    1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне районда инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үтелде. Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп бизәлгән залга...

    1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне районда инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үтелде.
    Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп бизәлгән залга кереп утыргач, яшьтәшләре җыр-биюләр белән кунакларның күңелен ачтылар. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле әкият каһарманнары роленә кереп балаларны уйнаттылар, җырлаттылар, кызыклы тамашалар оештырдылар.
    Балаларны сәламләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да килгән иде. Ул залда утыручыларны бәйрәм белән тәбрикләде, һәр балага сәламәтлек, ныклы белем алып, илгә файдалы кешеләр булып үсүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.
    -Укып һөнәр алгач, үзебезнең районда калыгыз, туган төбәгебезнең киләчәге сезнең кулларда, - диде район җитәкчесе.
    Аннан алар башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мария Платонова белән кул эшләнмәләре, рәсемнәр, волонтерлар бәйгеләрендә призлы урыннарны алган укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар.
    Районыбызда бүген 101 инвалид бала исәпләнә. Беренче чиратта нәкъ менә алар олыларның яклавына, ә авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр даими ярдәмгә мохтаҗ. Җыелган кунаклар алдында ясаган чыгышында Мария Платонова моңа аерым басым ясап әйтте.
    Бәйрәм бүләкләрсез була димени. Кунакка килгән йөздән артык баланың һәркайсына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошиннан һәм Хәйруллин Хәйрия фондыннан тәм-томнар белән тулы күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: