Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Елмаюын битлек яшерә

    Кешеләргә матурлык бүләк итү һәркемгә дә бирелми. Моның өчен эшеңнең чын остасы булу кирәк. Ә оста чәчтараш клиентына үзенең шәхси стилен булдырырга ярдәм итә алырга тиеш. Олеся Мошкова әнә шундый сәләткә ия.

    Олеся тумышы белән Тольятти шәһәреннән. Ул чәчтараш һәм тырнак ясау буенча хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Хисапчы булырга укыса да, ул үзе өчен бу профессиянең туры килмәвен аңлаган. Һәм кыз күңеле яткан һөнәрне үзләштерергә карар кылган - тырнак ясау осталыгына укып чыккан. Ә берничә елдан соң чәчтараш эшчәнлеген дә үзләштергән.

    Олеся районыбызга 2016 елда күчеп килә. Туганнан туган апасының (ул безнең районныкы) туенда ул булачак ире белән таныша һәм берникадәр вакыттан соң аңа кияүгә чыга.

    Олеся үз эшен бик яратып башкара. Чәчтараш – иҗади һөнәр. Клиентка бик килешле прическа ясап, аны үзгәртеп җибәрә аласың, матурлык өстәп бәхетле итәсең. Бу хезмәт психолог һөнәренә дә охшаш. Эш барышында кешеләр ачылып китәләр, шатлыклары һәм борчу-мәшәкатьләре белән бүлешәләр.

    Яшь оста үзенең эшендә авырлыклар булмады дип саный. Беренче вакытларда борчылулар, бераз куркулар булган анысы. Яңа эшкә алынгач, аның серләренә төшенү җиңел генә түгел бит. Үзеңне таныту, клиентларның ышанычын яулау да ансат түгел. Әмма кыз тырышлыгы, үҗәтлеге белән алдыра.

    Үзенең эшмәкәрлек эшчәнлеген Олеся 2017 елда ачып җибәрә. Ә аңа кадәр матурлык салоны хезмәткәре була. Анда күп нәрсәгә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Бу аңа хәзер бик ярдәм итә.

    Бүген Олеся үзмәшгуль буларак эшли.

    - Үзмәшгуль булып теркәлергә бик җиңел. Мобиль кушымта ярдәмендә мин үземә кирәк булган барлык төр гамәлләрне дә башкара алам. Болай эш итү күпкә җайлырак, - ди ул.

    Чәчтарашның эш графигы вакыт белән чикләнмәгән.

    - Кайвакыт иртән иртүк кәләшкә туй прическасы ясарга кирәк була. Шундый бер хәл булды: миңа иртәнге алтыда клиентны туйга әзерләргә кирәк иде. Прическаны аның өенә барып ясарга килештек. Килсәм, тәрәзәләрдә ут юк, ишекне дә ачмыйлар. Кесә телефонына шалтыратам – җавап бирми. 10-15 минут көтеп тордым. Ә ул, кирәк бит, үзенең туе көнне йоклап калган, - дип елмаеп искә ала бу вакыйганы Олеся.

    Чәчтараш янына төрле яшьтәге кешеләр килә.

    - Кайбер вакытта 14 яшьлек кызлар чәчләрен буятырга дип киләләр. Әмма мин аларны болай эшләмәскә үгетлим. Бердән, мәктәптә буянып-бизәнеп йөрү ярамый, ә икенчедән, бу аларның сәламәтлеге өчен зыянлы. Моны аңлаткач минем белән килешәләр тагын үзләре,- ди белгеч.

    Олеся таҗлы вирус белән бәйле рәвештә эшчәнлеге туктап торган вакытта дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чаралары турында да сөйләде.

    - Банк картама узган елда түләнгән салым акчалары тулы күләмдә кайтарылды. Шулай ук "минем салым" мобиль кушымтасында салым һәм пенялар түләүгә бонуслар өстәлде,- дип мондый ярдәм өчен хөкүмәткә рәхмәтен белдерде.

    Бүген Олеся барлык куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып эшли. Үзе дә, клиентлар да битлек һәм перчаткалардан. Кул астында һәрвакыт зарарсызландыру чаралары бар. Даими рәвештә дезинфекция ясый һәм бүлмәне җилләтә. Шулай ук эш коралларын да чистартып-зарарсызландырып тора.

    Олеся киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Әлбәттә, алар эшчәнлеген алга таба да үстерү белән бәйле. Аның район үзәгендә матурлык салоны ачарга теләге бар.

    - Әлки районында яшәү безгә бик ошый. Кая да булса күченеп китү турында уебызга да керми,- ди оста.

    Матурлык белгече үз эшен ачарга теләге булганнар өчен киңәшләрен дә бирде:

    - Әгәр дә кеше иҗади һәм максатчан икән, аңа һичшиксез үз эшен башлап карарга кирәк. Беркайчан да бирешмәскә, ахыргы нәтиҗәгә омтылып эшләргә. Билгеле, үз эшеңне бик яхшы үзләштерү, туктаусыз өйрәнү һәм камилләшү мөһим,- ди ул.

    - Сез гел елмаясыз. Ничек һәрвакыт шундый шат күңелле булып кала аласыз?

    - Моның бернинди катлаулылыгы юк. Миңа үземнең эшем ошый. Мин кешеләргә матурлык һәм шатлык бүләк итәм, ә алар миңа уңай энергия өсти, - ди Олеся.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: