Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эльвира Гыйзәтуллина: "Бәйрәмдә дә – хезмәт постында булачакмын"

    Эльвира Гыйзәтуллина чирек гасыр инде Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшли

    Реклама

    Бәйрәмнәрдә, мәгълүм ки, күпләр ял итәр, тәмле ризыклар әзерләр, кунакка барыр. Әмма хатын-кызлар бәйрәмендә дә хезмәт постында торачак гүзәл затларыбыз бар. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре – шулар рәтендә. Бу язмабыз әлеге иң җаваплы һәм катлаулы участокта хезмәт куючы белгеч хакында. 
    Эльвира Чистай медицина училищесын тәмамлагач ук эшкә килә.
    –Диплом алгач, безгә бер ай ял бирделәр. Катлаулы имтиханнардан соң үзенә күрә отпуск. Әмма 1996 елның 4 мартында инде хастаханәнең баш табибы Әнәс Яруллин мине үзенә чакыртты. Ул дипломымның билгеләр куелган битен игътибар белән карады, мактап алды. Аннан иртәгәдән эшкә чыгарга кушты,–дип хәтер сәхифәләрен барлый ул. 
    Ашыгыч ярдәм бүлеге  бүтән бинада була (хәзер анда теш протезлары ясау белгечләре эшли). Ул чакта бүлектә Гөлсинә Гафиятуллина, Татьяна Пимурзина хезмәт куя. Эльвира эшкә тиз ияләшә, укыганда практиканы да биредә, күңеленә якын коллективта уза бит ул. Әйе, район хастаханәсе аның өчен якын коллектив, чөнки әнисе биредә эшләде, кызны мондагы профсоюз чыршы бәйрәмнәренә чакыралар иде. 
    Дүрт дистә елга якын хезмәт эшчәнлеген  яраткан профессиясенә багышлаган өлкән шәфкать туташы Исламия Хәйретдинованы күпләр хәтерлидер. Исламия Исхак кызы – республика сәламәтлек саклау отличнигы, ә иң мөһиме, районның хөрмәтле, абруйлы кешеләренең берсе. Аны әлегәчә элекке пациентлары рәхмәт сүзләре белән искә алалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар. Хезмәте никадәр катлаулы булса да, ул кызында да үз профессиясенә мәхәббәт тәрбияли алган. Исламия апа үз вакытында Эльвирага укуын дәвам итәргә киңәш бирә. Казан медицина университетын уңышлы тәмамлап, кыз 2004 елда “шәфкать туташы хезмәте” белгечлеге буенча югары белем ала.
    –Мин балачактан медицина хезмәткәре булу, кешеләргә ярдәм итү, аларны дәвалау хакында хыялландым. Сәламәтлек бит – иң зур байлык. Ә ашыгыч ярдәм фельдшеры кешегә хәзер үк, тәҗел булышлык кирәк булганда килә,–ди Эльвира.
    Пациент өчен иң авыр мәлдә, аның гомере кыл өстендә торганда, минутлар һәм хәтта секундлар хәлиткеч роль уйнаганда урынга килеп җитә “ашыгыч ярдәм”. Эльвира, хезмәттәшләре Иске Хурададан Роман Юдин, Әхмәттән Радик Гыйльфанов, Базарлы Матактан Любовь Оспенникова, Түбән Әлкидән Әлфия Хәйдәрова кебек үк, үзенә күрә уникаль белгеч. Ул кан китүне дә туктата, шин да сала, укол да кадый, бәбиләтә дә, кардиограмма да ясый, дефибриллятор (йөрәк ритмын нормага китерә торган аппарат) да куя ала.
    –Фельдшер ул психолог та. Еш кына өлкән яшьтәге ялгыз бабакайга гипертониядән укол ясау, даруларны кайчан эчәргә кирәк икәнлеген аңлату белән генә чикләнмисең, бераз сөйләшеп аласың, тынычландырасың. Өлкән кешенең күз алдында хәле яхшыра, күзләре очкынланып китә. Кызым, мин инде дөнья белән хушлашырга җыенган идем, рәхмәт, син килеп җиттең, диючеләр дә бар,– дип хезмәте хакында яратып сөйли әңгәмәдәшем. 
    Район үзәгендә яшәгән, көчле астма өянәкләре еш кузгалганга, озак еллар дәвамында “ашыгыч ярдәм” чакырган әбине (мәгълүм сәбәпләр аркасында исемен күрсәтмибез) әле дә искә ала Эльвира.
    –Бу Ак әбине без бөтен коллективыбыз белән яраттык, аңа тәмам ияләштек. Ә берзаман аның кызыннан шылтыратулар килми башлады... Алдан ук әзерләп куелган преднизолон, эуфилин шул килеш калды. Ак яулыгын татарчалап матур итеп бәйләгән, күзләре рәхмәт һәм тормышны ярату хисләре белән тулы әбекәй әле дә күз алдымда,–ди фельдшер,  өлкән яшьтәге пациентының бакыйлыкка күчүенә борчу хисләре белән.
    –Беренче вакытта иң нәни пациентлар янына бару бик катлаулы була иде. Алар бит кай җирләре авыруын әйтә белмиләр, елыйлар. Ул чакта мин яшь идем, сабыйларны бик кызгана идем. Хәзер, инде үземнең ике кызым булгач, балаларның еш авыруын һәм тиз савыгуын яхшы беләм. Табигать шулай корылган. Моңа тыныч карарга кирәк. Ә фельдшерның бурычы тиз ярдәм күрсәтү, авыртуны бастыру,–сүз арасында язмам каһарманы телефоныннан инде үсеп җиткән кызларының фоторәсем-нәрен күрсәтә.
    Ире Тәлгать кинәт үлеп киткәч, Эльвира менә 7 ел инде балаларын ялгызы тәрбияли.
    –Төпчегебез Ясминәгә өч яшь, ә Айза беренче сыйныфта укый иде. Ул чагында миңа туганнарым, энем Роберт гаиләсе бик булышты, хезмәт-тәшләрем, баш табиб Светлана Викторовна терәк булды,–дип хәсрәтле, авыр көннәрне искә ала Эльвира Әхтәм кызы. Ул, әнисе кебек үк, яшьли тол кала һәм ике баласын берүзе үстерә. Мондый чакларда, язмыш, күрәчәк, диләр...
    Еракта калган 1993 елда медицина бүгенге дәрәҗәдә булса, әтинең гомере вакытсыз өзелмәгән булыр иде, дип исәпли Эльвира. Хәзер статистика буенча миокард инфарктыннан үлем очраклары юк дәрәҗәсендә икән. Мондый диагнозлы пациентка тромболизис үткәрәләр, ә ул кан әйләнешен җайга сала. Реанимобиль авыруны республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегенә илтеп җиткерә, анда йөрәк кан тамырларын стентлаштыру үткәрелә. 
    Ашыгыч ярдәмнең салкын “буханка” машиналарын да күптәннән инде заманча Фордлар алыштырды. Аларда тәҗел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар: ИВЛ аппараты, дефибриллятор, электрокардиограф, пульсоксиметр, кислород баллоны, имгәнүләр булган очракта балалар һәм олылар өчен күп төрле шиннар һәм җайланмалар.
    Гадәти кеше бүтән берәүнең гомерен коткарса, аны герой дип атыйлар, бүләклиләр, район газетасында язалар, телевизордан күрсәтәләр. Ашыгыч ярдәм фельдшеры өчен кешеләрне коткару гадәти хәл, норма, бурыч.
    Менә бәйрәм көннәрендә дә Эльвира Гыйзәтуллина, аның коллегалары сменада кизү торачак, димәк, ярдәм күрсәтү, сызлануларны басу, кемнеңдер гомерен коткару өчен районның иң ерак нокталарына чыгарга әзер булачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: