Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшләрен башлап җибәргән фермерлар зур грантлар ота ала

    Эшләрен башлап җибәргән фермерлар зур суммадагы грантлар ота алачак. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү буенча конкурс игълан итте. Анда фермер эшчәнлеге рәсмиләштерелеп, инде бер ел тирәсе эшләгән крестьян хуҗалыклары катнаша ала. Грантларның суммасы 1,5-3 миллион сум. Конкурста катнашу өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеген район...

    Эшләрен башлап җибәргән фермерлар зур суммадагы грантлар ота алачак.

    Реклама

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү буенча конкурс игълан итте. Анда фермер эшчәнлеге рәсмиләштерелеп, инде бер ел тирәсе эшләгән крестьян хуҗалыклары катнаша ала. Грантларның суммасы 1,5-3 миллион сум. Конкурста катнашу өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында (agro.tatarstan.ru) "Гранты фермерам, сельхозкооперативам и субсидии ЛПХ" бүлегендә белешергә була. Заявкалар быелның 21 ноябренә кадәр кабул ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: