Әйтик, сез май аенда эштән китү турында гариза язгансыз икән, акчаны өч ай узгач, 1 сентябрьдән соң гына алачаксыз.
Сүз уңаеннан, Россия Финанс министрлыгы еллык керемнәре 500 мең сумнан артып киткән эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәү тәкъдиме белән чыккан. Шулай ук пенсионер яшәү минимумыннан ике ярым тапкырга артып киткән хезмәт хакы ала икән (исәпләп чыгарсаң, ул якынча 22 мең сум була), аларның да пенсиясеннән һәркемгә тиешле база өлешен, ягъни 4559 сумны тотып калу фикерен әйткән. Әлеге үзгәрешләр 3 ел эчендә 450 миллиард сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный министрлык. Россиядә соңгы 10 елда эшләүче пенсионерлар саны 35,7 процентка арткан, дип яза shahrikazan.com
Реклама