Реклама
Ел башыннан бирле ике көпчәкле транспортны урлауның дүртенче очрагы теркәлгән инде. Ике урлау очрагы буенча район полиция хезмәткәрләре каракларның эзләренә төшкәннәр. Ә икесе әлегә ачыкланмаган. Бәла шунда: урлаучыларны кайнар эздән эләктерер идең, эшне велосипед хуҗалары тоткарлый. Алар башта үзләре эзләү белән мәшгуль булалар, бер-ике атна вакыт үткәч кенә район эчке...
Ел башыннан бирле ике көпчәкле транспортны урлауның дүртенче очрагы теркәлгән инде. Ике урлау очрагы буенча район полиция хезмәткәрләре каракларның эзләренә төшкәннәр. Ә икесе әлегә ачыкланмаган. Бәла шунда: урлаучыларны кайнар эздән эләктерер идең, эшне велосипед хуҗалары тоткарлый. Алар башта үзләре эзләү белән мәшгуль булалар, бер-ике атна вакыт үткәч кенә район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Урлау очракларына транспорт ияләренең үз милегенә салкын каравы, теләсә кайда калдырып китүе дә сәбәпче икән.
фото sumyinfo.com сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз