Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ФРОНТТАН АЯКСЫЗ КАЙТКАН ВЕТЕРАН – УН БАЛА АТАСЫ

     Бөек Ватан сугышы инвалиды Хазим Фәхретдинов бүген Түбән Әлки авылында кызы Карибә тәрбиясендә яши.

     

     Сугыш кырында бер аягын югалтып кайтса да, гомере буе хезмәттә, хәрәкәттә булган көр күңелле, нык рухлы ветераныбыз ул.

     

    Татарстан Дәүләт архивы идарәсе ре­с п у б л и к а б ы з д а г ы Бөек Ватан сугышы ветераннарының та­вышларын яздырып, фондларда саклау эшен башлаган. Фаши­стларны җиңгән сугыш к а һ а р м а н н а р ы н ы ң үзләре сөйләгән тор­мыш хатирәләре яз­маларда киләсе буын­нарга кадәр җитәчәк.

    Район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Еле­на Васяйчева белән без– редакция корре­спонденты да Хазим ага Фәхретдиновның и с т ә л е к л ә р е н тыңларга дип юлга кузгалдык.

    Хазим ага без килгәндә йокы бүлмәсендә намаз укый иде. Кызы Карибә белән күрше бүлмәдә сөйләшәбез.

    –Әти әле соңгы ай­ларда чирләбрәк тора. “Өйдә сулыш җитми”, дип, көне буе йортта йөри, һавада утыра. Ул бит гомергә тик торуны белмәде, гел хәрәкәттә иде. Бер аягы булмаса да, җәяү йөргәндә аның артын­нан җитешми идек,– дип сөйли кызы.

    Хазим Мәрдегалләм улы Югары Әлкидә туып үскән, гомер буе шунда яшәгән. Бе­ренче хатыны 1961 елда вафат булгач, Мөслимә апа белән тормыш корганнар. Аның белән 55 ел го­мер иткәннәр, ун бала үстергәннәр. Берничә ай элек кенә Мөслимә апа мәңгелеккә күчкән. Бу югалтуны Хазим абый бик авыр кичергән. “Дөньям бу­шап калгандай булды. Соңгы вакытта чирләп торуым да шуннан ахры”,–ди ул.

    Өлкәнәйгән әти- әнисен Түбән Әлкидә яшәүче кызлары Карибә аларга ба­рып та, кыш чыгар­га үзләренә алып килеп тә караган. Соңгы бер-ике елда инде үз янына алып тәрбияләгән. Аларның өйләре иркен, бөтен уңайлыклары булды­рылган. Һәр җирдә пөхтәлек, җитешлек хөкем сөрә.

    …Менә Хазим абый да безнең янга чыгып, әңгәмәгә кушылды.

    –Инвалид исемен йөртсәм дә, мин гомер буе хезмәттән аеры­лмадым. Нинди эшкә тотынсам да, һәрчак җиренә җиткереп баш­карырга тырыштым. Терлекчелектә брига­дир булып эшләгәндә азыкны бик сыйфат­лы эшләтә идем. Бер сәнәк терлек азыгын да боздырмадым. Ми­нем бригада сарык үрчетү буенча күп ел­лар районда беренче булды. Әле тирә-күрше авыл фермаларына кышын терлек азыгы белән булыша идек,– дип искә ала 94 яшьлек ветеран.

    –Хазим абый, сезгә бер аяксыз килеш кол­хоз эше белән шулай чиләнмәсәгез дә яра­гандыр бит?

    –Улым, без бит ун бала үстердек. Алар­ны аякка бастырырга, башлы-күзле итәргә инвалид акчасы гына җитәме инде…

    –Гаиләгез ишле булган шул. Димәк, ба­лаларны бик яраткан­сыз?

    –Бик яраттым. Һәр бала үз бәхете белән туа бит. Өебез бала-ча­га тавышыннан гөрләп торды безнең. Мин күп балалы йортның һәр көне бәйрәм ке­бек үтә дип саныйм. Хәзер менә оныкла­рымны, оныкчыкла­рымны сөям. Алар да мине ярата, еш кайта­лар, хәлемне белешеп торалар.

    Б о л а р н ы сөйләгәндә Хазим абыйның йөзләре бал­кып, күңеле тагын да үсеп киткән сыман тоелды миңа. Өлкән ветеран белән күбрәк аралашкан саен аның энергиясе ташып то­руга, зиһененең ачык, хәтеренең искит­кеч әйбәт булуына инанасың.

    …Сугышка аны 1943 елны алалар. Ан­нан җиде ай буе алар­ны Суслонгер лагерен­да интектергәннәр. Мари урманнары ур­тасында урнашкан бу лагерьне “үлем лаге­ре” дип тә йөрткәннәр. Биредә солдатлар­дан пулеметчылар әзерләргә тиеш була­лар. Әмма өйрәнүләр агач мылтыктан ары узмый. Биредә сол­датларны кыйнау, ачка тилмертү гадәти хәлгә әйләнә. Кешеләр дистәләп кырыла. Бу мәхшәр турында хатка язарга, туган­нарга хәбәр итәргә дә ярамаган. Алай да бу корткычлык ту­рында ниндидер юл­лар белән Мәскәүгә җиткерә алалар. Шун­нан монда тикшерү, гаеплеләрне кулга алу башлана.

    Бу мәхшәрдән, бәхеткә, Хазим абый исән-сау чыга. 1943 ел азагында ул фронтның алгы сызыгына эләгә. Украина фронтын­да пулеметчы булып фашистларга каршы сугыша. Шунда мина­га эләгеп каты ярала­на. 60 килограммлы тимер көпчәкле пу­леметы бер кырыйга тәгәри, Хазим абый көчле җәрәхәтләр белән икенче якка. Үзе исә бүген: “Ярый әле сукалаган кырда ми­нага эләктем, югыйсә исән дә калмый идем, йомшак җир коткар­ды”,–ди.

    Хазим абыйның сул аягы бик нык теткәләнгән була. Аны хәрби госпитальдә ампутациялиләр. Ә тәненә эләккән мина ярчыкларын ул дистә еллар буе йөрткән. Әлеге ярчыклар хәзер Түбән Әлки мәктәбе музеенда саклана икән.

    Бик озак г о с п и т а л ь л ә р д ә дәваланганнан соң, 21 яшьлек фронтовик Хазим туган якларга әйләнеп кайта.

    С а у - с ә л а м ә т кешеләрдән ким яшәми ул – урман чы­гарып йорт сала, са­рай, мунчаларын да яңаны җиткереп тора. Авырып хастаханәдә ятуны белми, гел хезмәттә була. Әле соңгы елларда чирләп хастаханәгә эләккәч, тәрбия әйбәт булса да, дәвалау курсын да үтмичә, өйгә кайтару­ларын сораган.

    Хазим абый тор­мышыннан бик канәгать. “Хөкүмәт бик кайгырта без­не, нинди генә ярдәм күрсәтми”,– дип кат- кат әйтте.

    – Р а й о н ы б ы з җитәкчесе Алек­сандр Никошин да бездә еш була. Гел хәлемне сорашып, нинди ярдәм кирәк, дип кенә тора. Бу кече күңелле җитәкчегә бик рәхмәтле мин,– ди ветеран. Аннан өстәп куя:

    –Әле бик тә яшисе килә. Дөньялар матур бит!

    Хазим абый Юга­ры Әлкидән Бөек Ватан сугышына киткән авылдашла­рын исемнәре белән хәтерли. Күпмесенең фронтта башларын са­луын да санап бирде.

    –Хәзер берсе дә исән түгел инде. Күп гомерләр узды бит. Ф р о н т о в и к л а р н ы ң күбесе, сугыштан исән кайтса да, яшьли ва­фат булды, шунысы кызганыч, – ди ул са­гыш белән.

    Хазим абый безне орден-медальләр белән тулы костюмын киеп аягөсли озатып калды. “Оланнар, сезнең белән тагын күрешергә язсын иде әле”,–дип саубул­лашты.

    Безнең бу арала­шу, ветеранның дик­тофонга яздырылган хатирәләре мәңгелек саклауга дәүләт архи­вына юлланачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: