Яшьләргә никахны кызның өендә Рамил хәзрәт Юныс укыган. Мәҗлескә бары якын туганнар, дуслар гына чакырылган. Никахта 27 кунак катнашкан.
Әдилә булачак ире Айрат белән Казанда бер автоузыш вакытында таныша. Кияү профессиональ рәвештә автоспорт белән шөгыльләнә.
Ә туйны исә җәй аена планлаштыралар.


