Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Габдулла Тукайның тууына 130 ел

    Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукайны белгән кешеләр, ни гаҗәп, безнең районның Үргәгар авылында булган икән бит. Мөгаен, Хуҗаәхмәт абзый һәм Мәбсүсә әби Низамовлар Габдулла Тукай...

    Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукайны белгән кешеләр, ни гаҗәп, безнең районның Үргәгар авылында булган икән бит. Мөгаен, Хуҗаәхмәт абзый һәм Мәбсүсә әби Низамовлар Габдулла Тукай белән Җаек шәһәрендәге "Мотыйгия" мәдрәсәсендә танышканнардыр. Чөнки алар икесе дә шушы дини уку йортында белем алганнар.

    Аңлашыла ки, алар инде күптән бу дөньяда юк. Әмма иң олы буын үргәгарлылар хәтерендә бу гаилә турында истәлекләр сакланган әле. Әтиемнең апасы Хәнифә Фәсахова да алар турында хәтерли. Мин, кызыксынып, аңа мөрәҗәгать иттем һәм апамның истәлекләрен язып алып, газетабыз укучыларына тәкъдим итәргә булдым.

    -Низамовлар авылның иң зыялы кешеләре иде. Алар Үргәгар авылына, әнием Хадичә сөйләве буенча, мин туган 1936 елны шәһәрдән күчеп килгәннәр. Хуҗаәхмәт бабай озак еллар , Насретдин абзыйга кадәр мәчетнең мулласы була. Ә Мәбсүсә остабикә булып торды. Хуҗаәхмәт бабай безнең авылныкы булса, тормыш иптәше Аксубай районы Дума авылыннан иде, -диеп башлады апам сүзен.

    -Аларның 3 баласы булган. Бер уллары үзләре белән торды, озак яшәмәде, авырып үлде. Кызлары Суәйдә Казанда тормышта иде. Ә Асаф исемле уллары озак еллар Мәскәүдә ниндидер бер серле оешмада хезмәт иткән. Соңгы елларда авылга кайтып элемтәче булып эшләде. Шуна күрә телефон аппаратын Асаф тартмасы диеп йөрттеләр,-диеп дәвам итте алма апа.

    -Әнием сөйләве буенча, Хуҗаәхмәт бабай сугыш вакытында шәхри Болгар шәһәренә, Мурзиха авылына ипи ташый торган булган. 5-6 олау бергә йөргәннәр, Ямбахты авылына кереп кунганнар. Мәбсүсә абыстай исә колхоз эшләрендә катнашмады. Әмма, шул ук вакытта бик кирәкле булган, фельдшер эшен башкарды. Барлык медицина хезмәткәрләрен диярлек сугышка алып киткәннәр бит. Мине дә ул тудырткан, ике әби килеп тә ярдәм итә алмагач, әнинең хәле начарая барганны күреп, Мәбсүсәне чакыртканнар, - дип серләрен ачты ул.

    Мәбсүсә абыстайны яз айлары житкән саен ат белән килеп клубларга, мәктәпләргә алып китәләр иде. Тукайны анын кебек якыннан белүче булмагач, каршы килмәде - чакырсалар, күрше районнарга да барды. Ул Тукай турында гел җәлләп сөйләде. Аны шагыйрь буларак түгел, кеше буларак искә алды. Тукай авыргач хәлен белергә дә барганнар икән. Кайбер таныш дуслары Тукайның чире йогышлы икәнне белгәч, аңардан читләшкәннәр. Мәбсүсә: ахырда гел әгәр дә Габдуллага карау һәм игътибар вакытында булса, бәлкем, яшәр иде дә әле,- дигән сүзләре белән йомгаклый иде хикәясен. Очрашулар ахырында гел диярлек берәр кеше мышкылдап күз яшьләрен сөртә булган,-диеп искә төшерде минем апам

    -Яттан озын-озын шигырьләр сөйләргә ярата иде Мәбсүсә абыстай. Үзен ихтирам иткән һәр кеше Тукайны яттан белә иде ул заманда. Хәтта укый-яза белмәгәне дә. Без үзебез дә мәктәптә аның күпчелек шигырьләрен яттан өйрәндек,- диде апа һәм «Пар ат» шигырен бер дә төртелеп тормый гына сөйли башлады.

    Реклама

    -Авылда соңгы елларда Мәбсүсә абыстай Тукайнын беренче мәхәббәте диеп сөйли башладылар. Бәлки яратып, җәлләп, бар күңеле белән анын белән горурланып сөйләгәнгәдер инде. Ул дөрес түгел, әлбәттә. Тукай ул барыбызның да мәңгелек мәхәббәте.-диеп тә өстәде ул.

    Мулланың гомере озын булды, әмма әби, 2 малаен да, ирен дә жирләп үзе генә калды. Йортлары бик искергәч, жылы тормый башлагач, абыстай безгә якынрак булган йортка күчте. Бу йортта ул иренең бертуган апасы Хөснеруй һәм аның тормыш иптәше белән бергә яшәде. Соңгы елларда Хөснеруй баш авыртуы белән нужаланды. Ә Мәбсүсә абыстай дәвалый белә иде.

    Бер караңгы төнне мичтән идәнгә утлы күмер төшеп янгын чыга. Мәбсүсә апа һәм Хөснеруйның ире янып үләләр. Мәбсүсә абыстайның янган гәүдәсен көчкә табалар. Аңа ул вакытта 85 ләр тирәсе булгандыр. Аны жирләргә бар авыл жыела. Соңгы юлга озатырга Казаннан кызы да кайта.

    Мәбсүсә әби китү белән янып торган кояш сүнгән төсле булды. Ул, күпме еллар узгач та, күңелендә һаман озын буйлы, тазарак гәүдәле, бик матур, гармун итәкле күлмәктән, ак яулыгын салындырып бәйләгән, кулларына Тукай китабын тоткан килеш күз алдыма килеп баса,-ди апам.

    Ханифә апам турында да бер-ике сүз әйтеп китим әле. Ул сентябрь аенда 80 яшен тутырып килүче әтиемнең бертуган апасы. Казан шәһәрендә күп еллар яши. Анын ире дә, балалары да юк. Әмма кешесез торган көне бар микән. 10 ел сукырайган дәү әниебезне карады. Ул безне, барлык бертуганнарның баларын белеп, барлап, хәтта аларнын балаларының туган көннәре белән котларга да онытмый. Ике ел элек хаҗ кылу бәхетенә ия булды.

    Юк-юк та апабыз бөтен эшен калдырып кулына Тукай китабын ала. Кабат-кабат аның шигырьләрен укый. Без дә меңләгән мәшәкатьләребезне бер читка куеп, Тукай китабын кулга тотып, анын мәңгелек шигъри мирасын күңелләребездә яңартыйк.

    Лия Мәрдегалләмова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: