Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Голос.Дети»да тагын безнекеләр катнаша

    «Беренче канал»дагы «Голос.Дети» тапшыруында Татарстаннан бер малай катнашачак.

    Ул җырчыны күрмичә тыңлау этабына кадәр үткән. Малай Яр Чаллыдан Нурлан Исмаилов. Бу хакта проектның «Вконтакте»дагы төркемендә хәбәр итәләр.

    Телешоуга сайлап алу Мәскәүдә 14 сентябрьдә үткән. Чаллы лицее укучысы кастингта Мөслим Магомаевның «Королева красоты», Полад Бюль-Бюль Оглының «Долалай» җырларын һәм Santa Lucia неаполитан халык җырын башкарган.

    Проектның яңа сезоны киләсе елның февралендә башланачак.

    http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/18533-golosdetida-tagyin-beznekel%D3%99r-katnasha.html

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: