Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңел атлетика буенча мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладылар

    Җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладылар. Түбән Камада узган әлеге ярышларда Әнәс Вәлиев озынлыкка сикерү буенча чемпион булды. Ул шулай ук ядрә этүдә икенче нәтиҗә күрсәтте. Илшат Фәхриев спортның әлеге төрләре буенча икенче урыннарны яулады. Фаик Камалов та 1500 метрга коляскада узышуда икенче урынга...

    Җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз алты призлы урын яуладылар.

    Түбән Камада узган әлеге ярышларда Әнәс Вәлиев озынлыкка сикерү буенча чемпион булды. Ул шулай ук ядрә этүдә икенче нәтиҗә күрсәтте. Илшат Фәхриев спортның әлеге төрләре буенча икенче урыннарны яулады. Фаик Камалов та 1500 метрга коляскада узышуда икенче урынга чыкты, ядрә этү буенча да икенче булды.

    фото neinvalid.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: