Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәсрәтебезне уртаклашкан якыннарга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез

    Көтмәгәндә-уйламаганда кайгы безгә ишек шакыды.

    Яраткан бертуганыбыз Карманаев Илья Алексеевич рәхәтләнеп яшәр чагында арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Ул искиткеч әйбәт, ихлас, ярдәмчел кеше иде. Аның якты хатирәсе безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Без аны бик юксынабыз. Иң беренче чиратта хәсрәтебезне уртаклашкан, янәшәбездә булган, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарыбызга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук дусларга, якыннарга, авыл халкына, кадерле кешебезне хөрмәт итеп соңгы юлга озатырга килгән һәрбарчагызга рәхмәтебез зур. Кайгы-хәсрәт сезне читләтеп үтсен.
    Мәрхүмнең ир һәм кыз туганнары исеменнән Татьяна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: