Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Әнҗерә мәктәбе музеенда татар авылы тарихына кагылышлы бәһасез экспонатлар тупланган. ФОТО

    Апрель башында Казанда II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены булып үткән иде.

     Анда Иске Әнҗерә мәктәбе укутучысы һәм музее җитәкчесе Сәлим Нуруллин да катнашты.

     

     

    Бу кешенең күңеленә туган авылы тарихына карата чиксез кызыксыну салынгандыр. Шулай булмаса, бөтен буш вакытын мәктәп музеена, аны экспонатлар белән тулыландыруга багышламас иде. Әлеге эшкә ничек кереп китүе турында болай дип сөйләде Сәлим Әхәт улы:

    –Мәктәп авылыбыз тарихын өйрәнүгә һәрчак зур игътибар бирде. Күбебезнең остазы, элеккеге тарих укытучысы Мәсхүдә апа Хәмәтшина нигез салды һәм әлеге юнәлештә зур эш башкарды. 2000 елда авылыбызда мәктәп өчен яңа бина төзелгәч, андагы бер бүлмәдә музей ясарга булдык. Билгеле, күп хезмәт куярга туры килде: бер ел буе һәркөн дәресләрдән соң әлеге бүлмәдә эшләдем. Түшәм-стеналарын җылытып, фальш-блоклар ярдәмендә татар өе рәвешенә китердем. Балалар мичнең ни икәнен белсеннәр дип фанерадан аның макетын, экспонатлар кую өчен стеллажлар ясадым. Һәм туктаусыз эзләндем: кемдә нинди көнкүреш җиһазы, кулдан ясалган әйберләр сакланган, мәктәпкә бирүләрен үтендем. Авылдашлар бик теләп ярдәм иттеләр –нәрсә сакланган, музейга булсын дип безгә китерделәр.

    Мәктәптә музей булдыруга күпләр өлеш кертә. Беренче чиратта укытучылар һәм укучылар тырыша. Авылның өлкәннәре бик теләп экспонат булырдай әйберләр тәкъдим итә. Шулай итеп, Әнҗерә авылы тарихы шаһитлары – төрле документлар, фоторәсемнәр, сугыш һәм хезмәт батырларының орден-медальләре, эш кораллары, көнкүреш әйберләре бик күп җыела шушы кечкенә генә бүлмәгә.

    –Бездә 500 дән артык экспонат саклана, алар барысы да исәпкә алынган, кемнән, кайдан алынганлыгы да теркәлгән,–диде Сәлим Әхәт улы һәм алар белән таныштырып та чыкты.

    Менә пыяла белән капланган стеллажлар. Аларның берсе нумизматикага багышланган. Экспонатларның иң кыйммәтлесе – 1741 елгы бакыр акча. Шулай ук башка елларга караган тәңкә һәм кәгазь акчалар, заем билетлары да һәрберсе үзенчә кызыклы, кыйммәтле.

    Сугыш кораллары да бар: менә Әхмәтзәки Нуруллиннан кергән чып-чын кылыч, ул гражданнар сугышыннан калган. Менә мылтык штыгы, патроннар, агач приклад… Янәшәдәге стеллажда сугыш ветераннары Мотыйгулла Зариповның, Габбас Садретдиновның орден-медальләре, фоторәсемнәре… Биләр тарихи тыюлыгында эшләгән археологлар бүләк иткән савыт-саба ватыклары, анда һәм Әнҗерәнең үзендә табылган бизәнү әйберләре. Һәм гаять кызыклы, экспонатларга бай тагын бер бүлек – авыл кешесенең эш кораллары. Ни генә юк биредә: игенчелек белән бәйле агач сәнәкләр, башак суккыч, сука-тырмалар, арба тәгәрмәчләре… Һөнәрчелек тә чагылыш тапкан шушы кечкенә генә музейда. Биредә кирпеч сугу өчен агач форма, чабата калыплары һәм шөшле, умартачының эш кораллары, нарат агачыннан сагыз агызу җайланмалары. Сәлим Әхәт улының горурлыгы – туку станогы, ул аны өлешчә төзекләндергән, ә Рәхимә апа Газизова үрнәк итеп палас тукып каплдырган. Станок эшли, утыр да төсле җепләрдән үзеңә кирәкне тукы!

    Озын кичләрдә авыл кызлары чиккән япма-эскәтерләр, сөлгеләр, урын-җир әйберләре дә күп музейда. Аларның матурлыгы, самимилеге, төсләр сайланышы исне китәрә! Нинди уңган, булдыклы, матур итеп көн күрә белгән халык яшәгән Әнҗерәдә!

    Ә халык дигәнең чынлап та күп булган элек бу авылда. 1898 елгы исәпкә алу мәгълүматларына караганда Иске Әнҗерәдә (бу авылның исеме шунда аккан елга атамасыннан килеп чыккан)1197 татар, берничә керәшен гомер иткән. Хәзер  авылда 97 хуҗалык бар, аларның 33 е буш, барлыгы 169 кеше теркәлеп яши.

    Менә шушы кайчандыр бик зур булган туган авылының тарихын өйрәнә һәм саклый мәктәп укытучысы Сәлим Нуруллин. Ул 2010 елда авылы елъязмасын да башлаган әле, кем туган-үлгән, өйләнгән, нинди вакыйгалар булган – барысын да теркәп бара.

    –Бер кереп киткәч, туган якны өйрәнү үзенә тартып тора икән ул. Белгән саен күбрәк беләсе, ачыклыйсы, өйрәнәсе килә. Кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр белән сөйләшү, үткәннәр турында тыңлау гаять кызык. Чөнки бик күпләр тарихны онытырга ярамаганны аңлый, үзендә булган ядкарьләр белән уртаклаша. Музей кадәр музейны бер кеше генә булдыра алмаганы аңлашыла да, уртак, күмәк хезмәт бу,–ди Сәлим Әхәт улы.

    Анысы шулай. Әмма һәр эштә әйдәүче, янып йөрүче булмаса, укмашып-оешып бетмидер ул. Сәлим тырышлыгы белән “Мәктәп музее” дигән таныклык алган, аннары Мәскәү аша үтеп, 2013 елда “Татар халкының мәдәнияты һәм көнкүреше музее” статусына ия булганнар. Конкурс-бәйгеләрдә дә катнашалар, призлы урыннар алып торалар. Мәктәп директоры Рәмзия Газизова әйтә:

    –Әле менә күрше Мораса авылының Габдулла Кариев музеенда булып кайттык. Безнең музей аларда зур кызыксыну уятты. Әйдәгез дуслашыйк, тәҗрибә уртаклашып эшлик, диләр. Безнең өчен бик файдалы булыр иде мондый хезмәттәшлек.

    …Әйе, үткәннәрне онытмаска, үз авылың, нәселең тарихын булдыра алганча белергә, хәтердә тотып, балаларга тапшырырга кирәк шул. Һәрхәлдә, шулай эшлисе иде. Иске Әнҗерә халкының ул яктан борчыласы юк: мәктәпләренең фидакарь укытучылары, билгеле, беренче чиратта Сәлим Нуруллин, авыллары тарихын кадерләп саклыйлар. Музейга кил дә, үзеңә кирәкне эзлә, тап, сораш. Бу белем чыганагы һәркемгә ачык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: