Югары Әлморза төп мәктәбендә бик зур капиталь ремонт бара
Капкасын атлап керүгә, мәктәп бинасына караганчы, бөтен җирдә тәртип хөкем сөргән тирә-юне, зур җир кишәрлеге күзгә ташлана: игътибарны ала.
Әйе, Югары Әлморза төп мәктәбе 1,3 гектар мәйданны били. Шуның 540,5 кв.м.да уку бинасы, төрле корылмалар булса, калган өлешендә яшел юрган кебек үлән үскән ишегалды, 60 сутыйда яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы.
Менә шул бакча, үзенә чакырып, әллә каян “кул изи”. Аны күреп, күңелдә, йөзләгән кеше хезмәт куйгандыр монда, дигән уйлар барлыкка килә. Ә бит елның-елында үстерелгән уңыш, яңа уку елына әзерлек буенча район мәктәпләре арасында беренче урынны яулаучы бу коллективтагы укытучы һәм техник хезмәткәрне санарга бары тик ике кулдагы бармаклар да җитә. Укучылары да ике дистәдән артмый. Үзеннән-үзе, “Ничек өлгерәләр икән?– дигән сорау туа.
– Коллектив бик әйбәт безнең. Эш күп еллардан бирле бер тәртип-системага салынган. Укытучылар беркайчан, дәрес бетте, кайттым-киттем, уе белән яшәми. Дәрестән соң да әллә никадәр хезмәт көтә: олимпиада, бәйге-конкурсларга, имтиханнарга әзерләнү белән беррәттән, бакчада, территориядә эшләүне дә үз эченә ала ул, – дип сөйләп китте мәктәп директоры Фәнүзә Нотфуллина. Нәкъ менә шул күп еллардан бирле, төгәлрәк әйтсәк, 32 ел ул җитәкчелек итә әлеге уку йорты белән.
Шушы авылда туып-үсеп, 1982 елда мәктәпне гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлап, Тәтеш педагогия училищесына укырга китә Фәнүзә Зиннәт кызы. Диплом алгач та, озак икеләнеп тормый, туган авылына юл тота. Җиң сызганып, балаларга белем бирә башлый. Чая, бер эштән дә курыкмаган укытучыны, озакламый, җитәкче итеп билгелиләр. Читтән торып, югары белем дә алган, максатына туры баруын инде күрсәтергә өлгергән мөгаллимәгә ышаныч зур була шул.
– Мәктәпнең 80 ләп баласы булган, ду килеп торган чаклары иде ул. 2000 нче елларда хәтта урта мәктәп статусы алып, 10 елга якын шул дәрәҗәне дә тотып торырга туры килде, –ди ул, бер яктан, сагынып, икенче яктан, еллар үткән саен, балалар кими баруга көенеп.
– Балалар күп булмаса да, елның-елында зур уңышларга ирешәсез. Олимпиаларда җиңүчеләрегез бар, иске бина булуга карамастан, мәктәпне да шушы елларга кадәр төрле яклап тәртиптә тотасыз. Сере нидә?–дим, җитәкченең эш алымнарын белергә теләп.
– Әйе, ел саен үз көчебез белән булдыра алганны эшләдек. Менә күрәсез, бакчада гел мул уңыш үстерәбез. Үсентеләр сатабыз, ел әйләнәсе хезмәтсез торганыбыз юк. Ялт иттереп буйыйбыз, тәрәзәләрен алмаштырган идек, хәтта, әкренләп, парта-урындыкларны, кирәкле җиһазларны да ала, таләпләргә туры килерлек итеп яңарта бардык, – ди Фәнүзә Нотфуллина, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булган эшләренә сөенеп. Үзләренең генә көче җитмәгәндә, иганәчеләргә мөрәҗәгать итүен дә яшерми ул. Авылдашлары Рамил Исмәгыйлевның бик нык булышуын, аның белән даими элемтәдә торуларын да сөйләп алды.
Хәзергесе вакытта Югары Әлморза төп мәктәбендә бик зур капиталь ремонт бара. Федераль программага кергән бу эш нәтиҗәсендә уку йорты төптән, тамырдан үзгәреш кичерү алдында. Элеккеге бинаның бары тик үз стеналары гына торып калган. Яңа түбә әллә каян ялтырый, зур тәрәзәләрдә кояш нурлары уйный. Эчтә дә бөтен нәрсә заманча булырга охшаган. Җылылык, су, ут челтәрләре инде яңартылган. Март аенда башланган зур ремонт план буенча августка төгәлләнергә тиеш икән.
– Эшчеләрдән бик канәгатьмен. Һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкаралар. Җитәкчеләр дә бернәрсәне дә күз угыннан ычкындырмый, даими тикшереп торалар. Ә без, үз чиратыбызда, сүткәннән соң барлыкка килгән бер генә материалны да әрәм итмәскә тырышабыз. Әнә түбә калае белән коймаларны яңарттык. Кечкенә генә склад-сараебыз бар, аны төзекләндердек. Кыскасы, нәрсәне кайда куллана алабыз, шуны минутында эшләп куярга тырышабыз,– ди, серле елмаеп, тырыш ханым.
– Ә уку елын ничек тәмамладыгыз?– дип кызыксынам.
– Соңгы өч айны мәдәният йортында укыдык. Бернинди кыенлык кичермәдек. Анда бик якты, җылы, уңайлы булды, –ди ул.
9 нчы сыйныфны быел 5 бала бетергән. Алар белән имтиханнарга да әзерләнәсе бар бит әле.
– Әзерләнәбез. Үзем рус теле укытам. Ел саен төп дәүләт имтиханына да әзерлим. Барысына да өлгерәбез, – ди, бер яктан да зарланырга уенда да булмаган җитәкче.
Әлеге мәктәпнең даны еракларга таралды шул. Үзе шикелле үк тынгы белмәс ире Марс Нотфуллин да эшли бит биредә. Ул да – директорның уң кулы. Әлкинең “кулибины“ буларак беләбез без аны. Хезмәт тәрбиясе бирүче бу педагог район данын кайларда гына якламады инде! Укучыларын нәрсәләр генә ясарга өйрәтмәде ул?! Менә шулай берсен-берсе тулыландырып, киңәш-табыш итешеп эшлиләр дә, яшиләр дә үзләре дә ике бала әти-әнисе. Шушы мәктәп таныштырган, кавыштырган аларны. Шуңа күрә дә биредәге һәр метр якын, кадерле бу парга.
Ә бүген, зур суммадагы капиталь ремонттан соң бөтен уңайлыклары булдырылган мәктәптә укыячакларын күзаллап, төрле хыяллар белән янып, алны-ялны белми чаба, эшли алар. Мебель-җиһазлар да барысы да өр-яңадан булачак икән: планга ул да кергән.
Нәкъ менә шул тырыш хезмәтләрен бәяләп, бүләкләргә теләп, күктән иңгән рәхмәттер инде бу, дип уйлап куясың. Моңа кадәрге тегесе бар, монысы юк булган шартларда да зур нәтиҗәләргә ирешә алган, әз кеше белән күпне башкарган бердәм бу коллективның якын киләчәктәге яшәешен, эшен күз алдына китереп, алар өчен чын мәгънәсендәге бер шатлану хисе барлыкка килә. Ә яңа шартлардагы хезмәтнең, яуланасы уңышларның нинди буласын әзме-күпме чамаласак та, бүгеннән кычкырып куясы килми. Тормыш күрсәтер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев