Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан республика Чыршы бәйрәменә иң актив һәм яхшы укучы 18 бала барачак

    Республиканың Чыршы бәйрәменә районыбыздан 18 укучы барачак. Алар - төрле мәктәпләрдән уку алдынгылары, олимпиадалар призерлары, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары, шулай ук ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Әйтик, Чыршы бәйрәмендә катнашасы бәхетлеләр арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы, татар теле буенча республика олимпиадалары җиңүчесе Миләүшә Галләмова, Юхмачы урта мәктәбенең...

    Республиканың Чыршы бәйрәменә районыбыздан 18 укучы барачак.

    Алар - төрле мәктәпләрдән уку алдынгылары, олимпиадалар призерлары, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары, шулай ук ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Әйтик, Чыршы бәйрәмендә катнашасы бәхетлеләр арасында Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы, татар теле буенча республика олимпиадалары җиңүчесе Миләүшә Галләмова, Юхмачы урта мәктәбенең "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы командиры Дмитрий Демьянов, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона туры җиңүчесе Алия Мөхәммәткәримова (Базарлы Матак урта мәктәбе)һ.б. бар. Бу хакта безгә балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина хәбәр итте.

    Реклама

    Чыршы бәйрәме 25 декабрьдә Казанда "Татнефть-арена" да узачак. Анда 8 меңгә якын бала катнашачак. Традиция буенча аларны Яңа ел белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлар дип көтелә. Сүз уңаеннан, быел республика Чыршы бәйрәме 16 нчы тапкыр үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: