Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кече фермалар, шәхси хуҗалыклар печән хәзерләп калырга өлгерерме?

    Авылда печән өсте, кышны тыныч күңел, ышаныч белән каршылау өчен күп итеп терлек азыгы хәзерләү чоры.

     “Кызыл Шәрык-Агро” филиаллары, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләре азык базаларында сенаж салына, печән “таулары” өелә. Ә кече фермаларда, шәхси хуҗалыкларда эшләр ничек? Алар коры, кояшлы көннәрдә печән хәзерләп калырга өлгерәме?

     

     

    Крестьян-фермер хуҗалыкларын, кече фермаларны һәм шәхси хуҗалыкларны кушып исәпләгәндә, аларда барлыгы 2880 баш сыер асрала. Кыш чыгарга һәр сыерга кимендә 3 тонна печән кирәклеген исәпкә алсак, бу хуҗалык-утарларда 8640 тонна печән запасы булдырылырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге шартлы план (чөнки сөтбикә хуҗаларына беркем дә бирем-план йөкләми бит, моны алар үз ихтыяҗларыннан чыгып, тәҗрибәләренә таянып эшлиләр) әлегә 13 процентка гына үтәлгән әле. Иң зур күрсәткеч – 33 процент, Кошки җирлеге терлекчеләренә кагыла. Шул ук вакытта Базарлы Матак, Апак, Иске Матак, Чуаш Кичүе җирлекләрендә ул 10 процентка да тулмый. Билгеле, бу саннар “якынча, уртача”. Ләкин җәй көтми, көннәр уза тора, ә яңгырлар булмау үләннәрне тагын бер тапкыр чабып алу шансын бик нык киметә.

     

    Хезмәтенә күрә әҗере булсын

    Рамил Зәйнуллин Алпардан, аның дәүләт ярдәме белән төзелгән зур, уңайлы фермасы бар. Шунда ул 10 баш сыер тота. Аларының кышлаган һәм яңарак туган бозаулары да бар бит әле. Кыскасы, азык кышка җитсен өчен фәлән кадәр (ягъни йөз төргәктән артык) печән хәзерләргә кирәк. Бу көннәрдә кояшның кыздыруы белән исәпләшмичә, Рамил кырда, күпьеллык үләннәр чаптыра. Шул мөһим эштән аз гына бүлеп, печән өсте авырлыклары турында сораштык анардан.

    –Бу кыр - өч кешенең пае, егерме гектар тирәсе. Күпчелек мәйданда костер үләне, башкасы да бар. Көн кызуы безнең өчен яхшы гына, үләннәр тиз кипшенеп, сыйфатлы печәнгә әйләнә,–ди Рами.

    Егерме гектар тирәсе җиреннән 100 дән артык түгәрәк төргәк печән җыеп алган инде ул. Әле чаптырасы мәйданы шактый. Техника үзенеке, ярдәмчесе дә үз кешесе – туганы Шамил, туган авылына Себердән кайтып төпләнгән. Ул төялгән печәнне утрага ташып тора. Чаптыру, ташуны үз көчләре белән эшләгәннәр.

    –Пресслау өчен тиешле агрегатыбыз юк, кеше белән сөйләшеп эшлибез,–ди Рамил.

    Ул ашыга, озак-озак сөйләшеп торырга вакыты юк. Һәр минуты кадерле вакыт шул авылда. Терлек асрау ансат эш түгел. Төп ризыкларыбызның берсе булган сөтне җитештерү сыер хуҗаларыннан зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә. Аларның әҗере сөтне кабул итү бәяләре артып, хезмәтләренә лаек булсын иде инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: