Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Киләсе елдан әле генә эш башлаучы фермерларга бирелә торган грант суммасы 3 миллион сумнан 5 миллионга артачак

    ​​​​​​​Мөгаен, үз эшеңне булдыру, бизнес белән шөгыльләнү өчен нәкъ менә хәзер иң уңайлы вакыттыр.

     Әлки районында кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә багышлап үткәрелгән очрашудан әнә шундый фикер туды.

     ФОТОРЕПОРТАЖ

     

    Очрашуга чакырылган шәхси һәм фермер хуҗалыклары башлыкларын, халыкка сәүдә һәм  башка хезмәтләр күрсәтүчеләрне үз эшләрен алга таба киңрәк җәелдерергә, тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә ничек кенә үгетләмәделәр! Чынлап та, моның өчен шактый киң мөмкинлекләр тудырылган икән бит. Ә иң мөһиме – мөстәкыйль рәвештә дөнья көтәргә теләүче һәм алынучыларны, җирле хакимият тә хуплый, һәрьяклап ярдәм итәргә ышандыра.

    Эшмәкәрләр белән очрашуның беренчесе Карга авылының иркен клубында оештырылган иде. Бу чарага кызыклы формат уйлап табылган: районны шартлы рәвештә өчкә бүлеп, якынрак авыл җирлекләре вәкилләрен бер урынга  җыйганнар. Очрашуга эчкерсезлек, ачыклык рухы бирү өчендер, трибуна куеп, призидиум сайлап тормадылар, төрле оешма, күзәтчелек һәм салым органнары вәкилләре эшмәкәрләр каршына утырды, күзгә-күз карап сөйләште.

    Очрашуны ачып, район башлыгы Александр Никошин да күңелдәген яшермәскә, борчыган сорауларны уртага салып җавап эзләргә өндәде.

    –Безнең бурыч – һәр авыл җирлегедә бизнесның тыныч үсеш дәрәҗәсендә булуын тәэмин итү, сезгә һәрьяклап булышу. Хакимият  һәм бизнес арасында аңлашылмаучанлык калмасын иде. Шунысы әйбәт, районда эшмәкәрлекнең зур формалары да, кечеләре дә оешты һәм үз җаена эшләп килә. Әмма бүген без “Хузангай”, “Кызыл Шәрык-Агро” кебек эре бизнес турында түгел, сезнең белән күбрәк кече эшмәкәрлек хакында сөйләшик. Сезгә нәрсә комачаулый? Кем аяк чала? Без бу турыда белергә һәм киртәләрне алып ташларга тиешбез,–диде җитәкче.

    Билгеле инде, районыбыз нигездә авыл хуҗалыгына корылган булгач, сүз баштан ук шәхси һәм фермер хуҗалыклары турында күбрәк булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев терлек, кош-корт асрау, ит-сөт җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә акчалата ярдәм вәгъдә итүче программалар хакында тәфсилләп сөйләде.

    –Киләсе елдан әле генә эш башлаучы фермерларга бирелә торган грант суммасы 3 миллион сумнан 5 миллионга артачак. Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы 10 миллион сумнан 30 миллионга җитәчәк, дип вәгъдә итәләр, яңа программалар да гамәлгә кертелә. Әйтик, кооператив төзү өчен 5 миллион сумга кадәр ярдәм алу мөмкинлеге бар. Шуның өстенә Татарстан Авыл хуҗылыгы министрлыгында кооперативларга ярдәм итү үзәге эшли. Сыер-кәҗә, ат асраучыларга, кош-корт сатып алып үстерүчеләргә тиешле акчалата ярдәмнән күбегез файдалана. Районда 56 кече ферма төзелде, бусы да дәүләт ярдәме белән. Килегез безгә, бизнес-план төзисеме, исәплисе я хисап тотасымы, безнең белгечләр сезгә булышачаклар,–дип кызыктырды да, ышандырды да Роберт Рәшит улы.

    Нидер җитештереп керем алдыңмы, салымын да түлисе икәнлекне онытма. Бу турыда эшмәкәрләргә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 12 нче районара инспекциясе начальнигы Роза Камалова тәфсилләп аңлатты, салым закончалыгындагы яңалыклар турында сөйләде.

    –Бердәм авыл хуҗалыгы салымы түләүче шәхси эшмәкәрләр өстәлгән бәягә салым түләүдән азат ителү өчен 21 гыйнварга чаклы гариза тапшырып өлгерергә тиеш. Бу еллык кертемнәре 100 миллион сумнан артмаган эшмәкәрләргә кагыла. Моны эшләмәсәгез, кергән акчаның 20 проценты күләмендә салым түләячәксез,–дип кисәтте ул. Роза ханым кайбер салымнарның үсүе белән “сөендерде”, катлаулы очракларда электрон хезмәтләрдән файдаланырга киңәш итте, сорауларга җавап бирде. Ә менә Россиянең беренче төбәгендә, шул исәптән Татарстанда кертелгән үзмәшгуль гражданнарга өйдән генә (бәлеш пешереп сатучы, чәчтараш, маникюр һ.б. хезмәт күрсәтүче) салым турындагы сораулар әлегә җавапсыз калды. “Чөнки бу юнәлештә әлегә ачыклык юк”,–диде ул.

    Роспотребзаюзның Татарстан идарәсе төбәк бүлеге начальнигы Анна Трифонова эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлаган яки керешкән кешенең бу турыда үзе хәбәр итәргә тиешлеген искәртте, күп файдалы киңәшләрен бирде.

    Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай төбәк органы консультанты Любовь Андрианова районда алкогольле эчемлекләр белән сәүдә итүнең торышы, яңа төр продукция турында сөйләде. Бу теманы “Алкоторг” вәкилләре дәвам итте.

    Чистайда эшләп килүче бизнес-инкубатор үзәге белгече Евгений Никитин эшмәкәрләргә акча займнары алу, лизинг-грант программамсында катнашу юлларын өйрәтте. Кредит, займ, ссуда мәсьәләләрендә Саклык банкы, Ак Барс вәкилләре дә отышлы продуктлар белән кызыктырырга тырыштылар. Бигрәк тә Саклык банкының онлайн-кассаларны арендага бирү тәкъдиме кызыклы булды.

    Эшмәкәрләр белән очрашу район башкарма комитетының төбәк үсеше бүлеге тырышлыгы белән оештырылды. Бүлек җитәкчесе Эльвира Нуруллина очрашуга килүчеләрне гел активрак булырга, оялып тормаска өндәде.

    –Районда эшмәкәрлекне үстерү буенча 2016-2020 елларга исәпләнгән программа эшли. Аны 2023 елгача озайтачакбыз. Программа кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән чараларны үз эченә ала һәм алар уңышлы гына файдаланыла. Район башкарма комитеты белгечләре дә һәрчак сезгә булышырга әзер. Сезне кирәкле кешеләр белән очраштыра алабыз. Казанда Эшмәкәрлек йорты бар, ул да сезне яклаучы зур көч,–диде ул. Эльвира ханым эшмәкәрләрне Базарлы Матакның көнчыгышында урнашкан, электр, су, юл белән тәэмин ителгән (тиздән газүткәргечләр дә сузылачак) 39 гектарлы махсус мәйданда эш башларга чакырды, эшмәкәрләр өчен он-лайн укулар турында да әйтеп үтте.

    –Теләсә нинди төр эшчәнлек белән шөгыльләнә аласыз. Килегез безгә, баштан ахыргача ярдәм итәрбез,–дип ышандырды ул.

    Киңәш-тәкъдимнәр әйтелеп, сорауларга җаваплар бирелгәч, кабат район башлыгы сүз аләды.

    –Безгә ничек тә кечкенә авылларыбызны юкка чыгудан сакларга кирәк. Ә моны авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне җәелдереп, сезнең ярдәм белән хезмәт урыннары булдырып кына эшли алабыз. Татарстанда, районда мөмкинлекләр җитәрлек, файдаланырга кирәк алардан,– дип кат-кат үгетләде Александр Федорович эшмәкәрләрне. Аның мөрәҗәгате ишетелгәндер, кайгыртып әйтелгән сүзләре очрашуда катнашучылар күңелендә кайтаваз табар дип ышанасы килә. Кем белә, берничә елдан вәзгыять үзгәреп китәр дә, бүгенге мөмкинлекләр башка булмас. Аннары терсәк тешләргә генә калмасмы?..

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: