Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки егетен күрше районның полиция бүлеге начальнигы итеп куйдылар

    Әлки егете Денис Шипигинны Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге җитәкчесе итеп билгеләделәр.

    Моңа кадәр ул Әлки район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы урынбасары булып эшләгән иде.

    Базарлы Матакта туып-үскән Денис Шипигинга 33 яшь. Ул гаиләле, хәләл җефете Рәзинә белән кыз һәм ул үстерәләр.

    Шипигин хокук саклау органнарында 2006 елда эшли башлый. 2018 елның 6 июнендә ул район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары итеп билгеләнә. Эшләү чорында үзен җаваплы, компетентлы хезмәткәр, оста оештыручы итеп күрсәтә.

    Яңа җитәкченең погоннарында йолдызлар саны да ике тапкыр артты – аңа полиция подполковнигы исеме бирелде.

    Денис Шипигинны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа хезмәтендә уңышлар телибез!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: