Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Әлки хәбәрләре" укучыларын югалтмады

    Елның икенче яртысында "Әлки хәбәрләре" газетасын 4146 әбүнәче алдырачак.

    2020 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе төгәлләнде. Район газетасы  икенче яртыеллыкта да әбүнәчеләрен югалтмады.

    Быел матбугатка язылу катлаулы шартларда барды. Коронавирус инфекциясе таралудан сакланып, почта бүлекләре берара эшләми дә торды. Әмма безнең почта хезмәткәрләре өйдән өйгә йөреп булса да халыкны матбугат басмаларына яздырдылар. Алар район газетасына яздыру буенча да үзләренә җиткерелгән биремне үти алдылар.

    Район башлыгы Александр Никошин үз эшләрен  намус белән, тырышып башкаручы почта хезмәткәрләренә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә рәхмәт белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: