Әлки район газ бүлү хезмәте коллективы коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты
Район газ бүлү хезмәте коллективы коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.
Шул рәвешле, предприятие хезмәткәрләре барлык райондашларына үрнәк күрсәтте.
Вакциналауның беренче этабын 18 газчы үтте.
–Прививка ясатырга бөтен коллектив белән барырга карар кылдык. Газ хезмәткәрләре бит көн саен бик күп кеше белән аралаша. Башта бөтенебез үзенең гомумпрактика табибында тикшерелде. Хәзер барлык хезмәткәрләр эш урыннарында. Сәламәтлекләренә зарланучылар юк,–ди район газ бүлү хезмәте җитәкчесе Фәнис Фәсахов.
Авария-диспетчерлык хезмәте мастеры Фазыл Шәмсетдинов ковид-19 инфекциясеннән прививка ясатырга беренчеләрдән булып теләк белдергән. Ул коллективның иң хөрмәтле хезмәткәрләреннән берсе. Биредә инде 27 ел эшли.
–Мин гел халык белән эшлим, шуңа теләсә кайсы инфекцияле чирне йоктыру һәм аны тарату ихтималы да зур,– ди Фазыл.
Ул көн саен әтисенең хәлен белергә дә бара икән. Фаик агага 86 яшь, ул инде өеннән сирәк чыга, җомга намазларына гына бара.
–Өлкән яшьтәгеләргә инфекция бигрәк тә куркыныч. Без аларның сәламәтлеге өчен җаваплы. Хатыным Гүзәл дә минем үрнәктә прививка ясатырга җыена. Вакцинадан соң үземне яхшы хис итүемне күреп тора бит. Март башында – прививканың икенче этабы. Вакциналау үткәннән соң без коллектив белән истәлеккә фотога төшәргә булдык,–дип уртаклашты безнең белән газчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев