Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки район үзәк хастаханәсе 8 Март бәйрәме көннәрендә ничек эшләячәк?

    Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эма Шәйхетдинова хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә дә әлкилеләр медицина ярдәменнән мәхрүм калмаячак.

    7 мартта поликлиника эшли. Гадәттәгечә, шимбә көнне диспансерлаштыру үткәрелә.

    Реклама

    8 һәм 9 мартта стационар тәүлек әйләнәсе эшли. Бу көннәрдә  хирург, терапевт һәм гинеколог тәүлек буе кизү тора. Зарурлык булганда кабул итү-диагностика бүлегендә пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч  медицина ярдәме күрсәтеләчәк, диде баш табиб урынбасары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: