Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында 12 кеше исәптә тора

    Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында наркотик һәм психотроп матдәләр кабул иткән 12 кеше исәптә тора.

      Аларның икесе быел күзәтүгә алынды. Исәптә торучыларның һәркайсы даими рәвештә тикшерү үтәләр. Эшебездә без район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.

     

    Бездә исәпкә алынганнар нигездә марихуана (каннабис) дигән наркотик матдә кулланучылар. Ул киндер үсемлегеннән җитештерелә. Бу урында шуны да әйтеп үтик, мәк һәм киндерне үстерү хәзер закон тарафыннан тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

    Соңгы елларда яшьләр арасында синтетик наркотиклар куллану очраклары арта. Шундыйларның берсе – дезоморфин. Бу кеше тормышы өчен бик куркыныч наркотик. Составында кодеин булган дару препаратларыннан һәм кулга төшерү җиңел булган башка компонентлардан эшләнә торган әлеге синтетик наркотикның бәясе чагыштырмача түбән булу да аның киң таралуына китерә. Әйтик, соңгы биш елда илебездә дезоморфинга “утырган” наркоманнар саны 50 тапкыр арткан, һәм аларның саны 2,7 мең кешегә җиткән. Әмма бу әле хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланган дезоморфин кулланучыларның дүрттән бере генә диярлек.

    Үсмерләр һәм яшьләр арасында шактый киң таралган яңа төр психоактив матдәләр кулланудан зыян күргән яшь кешеләр дә рәсми статистикага эләкми. Соңгы берничә елда тарту катнашмалары (спайслар) һәм составында мефедрон булган порошоксыман препаратлар куллану аркасында бик нык агуланып, авыр хәлдә  медицина учреждениеләренә эләгүче яшьләр хакындагы хәбәрләр әледән-әле пәйда була. Россия хөкүмәтенең 2010 елда  чыккан  карарлары кешедә көчле псикоз, баш мие эшчәнлегенең бозылуын һәм хәтта акыл җиңеләюне китереп чыгаручы 26 төрдәге тарту катнашмалары  һәм мефедрон әйләнешен тыйган иде. Тик наркотиклар базарына психоактив матдәләрнең яңадан-яңа төрләре килеп тора. Алар  рөхсәт ителгән тарту катнашмалары сыйфатында интернет аша реализацияләнә, шулай ук ванналар өчен тозлар, минераль ашламалар, бөҗәкләргә каршы чаралар төсендә тәкъдим ителә.

    Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында тестлар үткәрү наркоманиянең ни дәрәҗәдә  таралуының чын картинасын күзалларга мөмкинлек бирә. Узган ел районыбызда 300 өлкән сыйныф укучысына һәм агрокөллият студентларына наркотиклар буенча тест үткәрелде. Сөенечкә, алар арасында наркотиклар кулланучылар ачыкланмады.

    Яшьләребезне наркотикларның куркыныч тозагыннан аралау – бүген иң мөһим бурычларның берсе. Моның өчен профилактика эшен  көчәйтергә кирәк. Балалар кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерсен, яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үссен, наркотик дигән зәхмәткә каршы тора белсен иде. Бу мәсьәләдә ата-аналарның, гаиләнең дә роле зур. Газиз балаларының иминлеге, саулыгы, хәтта гомере турында сүз бара бит.

     

    Равилә Әхмәтшина,

    Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: