Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Алпар мәктәбе кызлар баскетбол командасы зона ярышларында өченче урын алып спорт формасы белән бүләкләнде

    Алпар урта мәктәбенең кызлар баскетбол командасы Түбән Кама шәһәрендә узган зона ярышларында өченче урын алып, спорт формасы белән бүләкләнде.

    Мәктәп директоры Раил Гатауллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче баскетболчы кызлар районда уза торган “КЭС Баскет” ярышларында өч ел рәттән беренчелекне яулап киләләр. Яңа ел алдыннан алар зона бәйгесендә дә үзләрен күрсәтә алдылар. Хәзер әлеге команда бүләк итеп бирелгән яңа спорт киемнәреннән (12 комплект) чыгыш ясый башлый. Аларга алга таба да җиңүләр телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: