Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы АПК хезмәткәрләре алда торган язгы кыр эшләре белән бәйле проблемалар турында сөйләштеләр, бурычлар билгеләделәр

    Былтыр районыбыз игенчеләре, терлекчеләре 3 миллиард 822 миллион сумлык продукция җитештерде. Бу республикада иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан АПК хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясап, 2019 елга планнар билгеләү буенча зур сөйләшү үткәрделәр. Әлеге киңәшмә эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

    Узган ел игенчелек өчен бик уңышлы килмәде. Яңгырларсыз коры һава торышы районыбызда берара гадәттән тыш хәл тудырды хәтта. Әмма белгечләр, механизаторларның  һәр агрочараны төгәл, сыйфатлы һәм вакытында үтәве нәтиҗәсендә бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 32,7 центнер уңыш ала алдык. Барысы 118 мең тонна икмәк җыеп алынды. Бу турыда киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сөйләде.

    2019 ел уңышы өчен 7 мең 844 тонна кондицияле орлык запаска салынган, көзеннән 25 мең 800 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Ел дәвамында машина-трактор паркы шактый яңартылган – 154 миллион 600 мең сумга 21 берәмлек техника сатып алынган.

    Былтыр терлекчеләребез 59 мең 778 тонна сөт җитештерделәр. Бу алдагы ел күрсәткеченә карата 110 процент тәшкил итә. Шулай ук 5 мең 445 тонна ит җитештерелде.

    Роберт Гадиев авыл хуҗалыгындагы кайбер проблемалы мәсьәләләргә дә тукталды. Шуларның берсе – кадрлар кытлыгы.

    Районда терлекләр саны гаять зур. Ә менә ветеринария хезмәткәрләре җитешми. Бүген терлекчелек комплексларына, фермаларга ким дигәндә 10 ветеринар кирәк. Шулай ук агрономнарга, инженерларга кытлык бар. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, ветеринария вузларында бүген районнан 10 кеше генә белем ала. Соңгы 2-3 елда бу юнәлеш буенча бер егет-кыз да укырга кермәгән. Агроном белгечлегенә бездән 22 студент укый.

    Авыл хуҗалыгы профессияләре буенча югары белем алып районга кайтучыларга бер тапкыр 300 мең сум күләмендә субсидия түләнә. Ә махсус урта белемле яшь белгечләргә 150 мең сум түләү каралган. Һәм аларга республика бюджетыннан бер ел буена ай саен хезмәт хакларына 7500 сум өстәп түләнә. Авыл хуҗалыгы белгечлекләренә стипендиат итеп укыту мөмкинлеге дә бар. Андый студентларга уку дәверендә 10 мең сум стипендия түләнә.

    Авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләр, белгечләр алдында район башлыгы Александр Никошин да чыгыш ясады. Ул алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек темпын бермә-бер арттыру бурычын куйды. Хәзер һәр хуҗалыктагы машина-трактор паркында ремонт эшләре бара. Тагылма агрегатлар инде сабан эшләренә әзерлек сызыгында диярлек. Ә менә чәчү комплекслары белән проблема бар әле. Чит илдә эшләнгән чәчү комплексларына тиздән запас частьләр кайтып җитәргә тиеш. Шуңа бар көчне әлеге мөһим техниканы төзекләндерүгә юнәлтү зарур.

    Шулай ук минераль ашламалар мәсьәләсе белән дә җитди шөгыльләнү сорала. Республикада һәр гектарга 70 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертү бурычы куела. Әлегә безнең районга бер гектарга 28 килограммлык кына ашлама кайткан (“Кызыл Шәрык-Агро”да – 32 кг, “Хузангай”да – 20 кг, “Яшь көч”тә – 36 кг). Озакламый ашлама сатып алу өчен 40 миллион сум субсидия дә кайтып җитәчәк. Димәк, ашламаны тиз арада кайтаруны оештыру сорала.

    Бу язда районда 43 мең гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Шуның 17  мең гектары – бөртеклеләр, 6252 гектары – бөртек өчен кукуруз, 15 мең гектары – техник культуралар (моның 12 мең гектары көнбагыш).

    Александр Никошин язгы эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкару өчен бүгеннән барлык әзерлек чаралары күрелергә тиешлегенә басым ясады.

    Зур сөйләшү барышында  “Россельхозцентр”ның район филиалы җитәкчесе Рафик Сафин чыгыш ясады. Ул чәчүлек орлыкларның элиталы, яхшы сортларына өстенлек бирү кирәклеген ассызыклады. Шулай ук районда 800 гектардагы искергән күпьеллык үләннәр мәйданнарын быелдан ук яңарту зарурлыгын әйтте.

    Республика Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин терлекчелек өлкәсендәге бурычларга тукталды. Киңәшмәдә “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләре, “Кызыл Шәрык-Агро” филиаллары җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

    Җыелыш азагында узган ел уңышлы хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: