Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы башлыгы Александр Никошин гаиләсе белән бергә тавыш бирде

    Бүген район башлыгы Александр Никошин Балалар иҗат йортында урнашкан 717нче Базарлы Матак сайлау участогында тавыш бирде. Участокка ул хатыны Людмила Михайловна һәм улы Олег белән килде.

    Район җитәкчесе башта участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Дормидонтовадан тавыш бирүнең барышы белән кызыксынды. Рәис әйтүенчә, халык сайлауга актив килә, бүген сәгать 10 га 511 кеше тавыш биргән. Бу исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның 59 проценты.

    Александр Никошин бу сайлауның гаять әһәмиятле, җаваплы булуын билгеләп үтте.

    –Бүгенге позициябез киләсе биш елда ничек яшисебезне, районыбызның, республикабызның ничек үсәсен билгеләячәк. Күргәнегезчә, тавыш бирү бик актив бара. Күпләр сайлау участогына гаиләләре белән киләләр. Әлкилеләр лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирер дип уйлыйм,–диде район башлыгы.

    Бүген – тавыш бирүнең өченче, төп көне. Әлкилеләр Татарстан Президентын, җирле власть органнары депутатларын һәм Россия Дәүләт Думасы депутатын сайлыйлар.

    Сайлау участокларында зур җанлылык хөкем сөрә. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр иткәнчә, бүген сәгать 10 га барлык сайлаучыларның 52,6 проценты, ягъни 7675 кеше тавыш биреп өлгергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: