Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы башлыгы сайланды

    Бүген, 25 сентябрьдә, дүртенче чакырылыш муниципаль район советының беренче утырышы булды. Район Уставы нигезендә аны иң өлкән депутат Рәис Галләмов алып барды.

    Утырышта  Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара Идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Фоат Вәлиев, Александр Чубаров катнаштылар.

    Быел 13 сентябрьдә булган Татарстан Президентын сайлау, Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында депутатлар алдында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов чыгыш ясады. Ул өч көн дәвам иткән тавыш бирүнең закон таләпләре нигезендә, имин һәм тыныч узуын билгеләп үтте.

    Районда барлык сайлау округлары буенча депутатлар сайланды һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлде. Авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары формалашты. Советларның беренче утырышларында авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары, шулай ук җирлекләрдән район советына вәкилләр сайланды.

    Яңа чакырылыш муниципаль район советының беренче утырышында, район Уставы нигезендә, депутатлар арасыннан район башлыгы һәм аның урынбасары сайлана.

    Район башлыгы вазыйфасына сайлау өчен кандидатлар күрсәтү башлангач, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара Идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов сүз алды. Татарстан Президенты кушуы буенча ул район башлыгы постына Александр Никошинны тәкъдим итте.

    Аннан соң чыгыш ясап, район советы депутатлары Ринас Сәлахов һәм Азат Низамиев Александр Никошин кандидатурасын хуплауларын әйттеләр, аның район башлыгы вазыйфасын биләүгә лаеклы шәхес булуын ассызыкладылар.

    Башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде.

    Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Александр Никошинны бертавыштан муниципаль район башлыгы итеп сайладылар.

    Яңа сайланган башлык утырышта катнашучылар алдында ант итте.

    – Миңа тапшырылган Әлки муниципаль районы башлыгы югары вазыйфаларын башкарганда Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, Әлки муниципаль районы Уставын үтәргә, Әлки районында яшәүчеләрнең имин тормышын тәэмин итү, кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бар көчемне һәм белемнәремне бирергә ант итәм,–диде Александр Никошин.

    Аннан соң утырышны район башлыгы Александр Никошин алып барды. Ул муниципаль район башлыгы итеп сайлап үзенә ышаныч күрсәткән өчен депутатларга рәхмәт әйтте.

    – Бу сайлауда минем кандидатурамны хуплаган өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт. Район башлыгы вазыйфасын беренче чиратта район халкы алдында зур җаваплылык дип кабул итәм. Сезнең ышанычны аклар өчен барын да эшләрмен,–диде ул.

    Александр Никошин район башлыгы урынбасары вазыйфасына Рәшит Билалов кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Рәшит Билаловны бертавыштан район башлыгы урынбасары итеп сайладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: