Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Чуаш Кичүе авылыннан Румия Сингатуллина төлке-бүреләрнең авыл халкына зыян салуына борчыла

    Соңгы вакытларда авылларга төлке керү очраклары ешайды.

     Кайсы хуҗалыкның дүрт кенә тавыгы калган, кайсының казларын, кемнеңдер үрдәкләрен “санаган”... Авылда иртә торганда яңа хәбәрләр артып тора. Халыкның кайсы котырган түгелме икән дип шикләнә, кемдер ачлардыр, ди. Ни генә булмасын, куркыныч ягы шиксез. Үткән елларда бүреләр күпме сарыкларны харап иткән иде. Кордондагы хуҗалыклар сарыксыз калдылар. Моның сәбәбе, билгеле, беренче чиратта, ерткычларның соңгы вакытта артык күбәюедер. Аучылар элек план үтиләр иде, һәр аучыга күпмедер төлке, бүре, кабан ауларга норма бирелә иде. Аннан соң, төлке тиресеннән хатын-кыз башлыклары, буре тиресеннән ир-ат бүрекләре, аякларга унтылар модада булып, сорау күп иде. Ә хәзер боларга ихтыяҗ бетте. Кибеттә я базарда ниндие генә юк аларның.

    Минемчә, тагын бер зур сәбәп бар. Бу ерткычлар–урман һәм урман тирә-ягының санитарлары. Шуңа да үләт базларын элек-электән урманнарга якын, ләкин юллардан һәм авыллардан читкәрәк зур чокырлыкларга ясаганнар. Кешеләргә дә куркынычсыз, тегеләр дә тук, чөнки үләт базлары аларның төп ашханәләре. Ерткычлар тукланып һәрдаим базларны чистартып, эре сөякләрне генә калдыралар.

    Соңгы елларда  үләт базларын коймалар белән тотып алдылар, янәсе ямьсез булып күренеп тә тормасын һәм чиста да булсын. Ләкин каш ясап күз чыгару булмадымы икән бу? Санитарлар эчкә үтә алмый. Нәтиҗәдә үләт базларының “хуш” исләре тирә-якка тарала, бигрәк тә җил шул яктан булса, ул тирәләрдән үтәрлек түгел, ташландыклар кортлап, череп ята. Санитарлар да ач кала, кая барсын – авылларга керә. Бу – табигать законы. Аларны гаепләп булмый, ауларга гына була, ә  аучылар сирәк хәзер. Уйларга урын бар.  Авыл  халкының  үз тырышлыклары белән үстергән мал-туарлары, кош-кортлары үзләренә насыйп булсын иде.

    Румия Сингатуллина.

    Чуаш Кичүе авылы.

     

    Хатта күтәрелгән мәсьәләләр белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде:

    – Авылларга төлке керсә дә, аларны анда ату тыела. Бу бары тик торак пункттан 300 метр ераклыкта гына рөхсәт ителә. Аучылар да җәнлекләрне ауламый тормый. Быел районда 221 төлке, 10 бүре атып алынды. Үләт базлары мәсьәләсенә килгәндә, аларны кору һәм карап тоту (содержание) буенча закон кырыс таләпләр куя. Биотермик базларның тирәсе ике метр биеклектәге койма белән тотып алынырга, капкасы гел биктә торырга тиеш. Базның капкачы да гел биктә булу зарур. Һәр авылда үләт базы өчен җаваплы кеше билгеләнә. Бикнең ачкычлары да аңарда гына саклана. Хайван үләксәсен биотермик базга илтеп ташлау өчен аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Әлеге таләпләр нигезле. Бу үләт базларыннан төрле йогышлы чирләр  таралмасын өчен, димәк, безнең иминлегебез максатында эшләнә. Шуңа  аларны төгәл үтәү зарур.

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: