Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Чуаш Кичүендә яшәүчеләр нәрсә өчен рәхмәтле ә әхмәтлеләр нәрсәдән канәгать тугел. Фото

    Чуаш Кичүе җирлегенә кергән дүрт авылда 1083 кеше теркәлгән.

    Фоторепортаж

    Аларның 528 е хезмәт яшендә. Балалар саны да башка авыллар белән чагыштырганда күңелне күтәрерлек: мәктәпләрдә нәкъ 100 кыз-малай укып йөри, 62 се 7 яшькә кадәрге сабыйлар. Узган елда 10 бала тууны теркәгәннәр, бусы алдагы ел белән чагыштырганда 3 нәнигә артыграк.

    Җирлек башлыгы Ирина Мамбетованың Чуаш Кичүендә һәм Әхмәттә үткән киңәйтелгән утырышларда чыгышларыннан күренгәнчә, хуҗалыкларда 584 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 253 е – сыерлар. Шушы терлекләргә аларның хуҗалары дәүләттән 1 миллион 217 мең сум тирәсе субсидия алганнар. Моның өстенә сыер тотучылар 723 тонна сөт тапшырып, 10 миллион сумга якын акча эшләгәннәр (һәр сыерга 35 мең сумнан артыграк). Сөт җыю белән алты кеше шөгыльләнә.
    –Бездә менә ничә ел инде Бакиров Фәниснең атлар, Билданов Илмирнең сыерлар фермалары эшли, Марат Гобәйдуллин бытбылдыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең әйбәт үрнәге бит бу,–диде Ирина Анатольевна.
    Халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр дә әйбәт кенә эшләп тора. Быел Чуаш Кичүенең үзәгендә яңа амбулатория төзеләчәк. Клублар мөдирләре Гүзәл Кыямова белән Резидә Гыйльфанова Чуаш Кичүендә һәм Әхмәттә яшәүчеләрнең ял сәгатьләрен файдалы итү өчен тырыштылар.
    Үткән елда чишмә тирәсен тотып алганнар, зиратларда өмәләр оештырганнар, юлларны төзекләндереп, авыллар эчләрен җыештырып торганнар. Су белән тәэмин итү буенча шактый эш эшләнгән. Ә быелга Чуаш Кичүендә өч, Әхмәттә ике урамда юлларны ремонтларга, башняларын төзәтергә, яңа су торбалары сузарга план коралар. Әхмәтнең балалар бакчасы бик начар хәлдәге бинада эшләп тора, әлеге мәсьәләне хәл итүдә җирлек башлыгы район җитәкчеләреннән ярдәм өмет итә.
    Киңәйтелгән утырышларда мәктәпләр директорлары Фәния Зәйдуллина, Венера Гайнетдинова, “Востокзернопродукт”ның «Көньяк-Көнчыгыш Әлки» филиалы баш агрономы Радик Билданов һәм башка җитәкчеләр дә чыгыш ясап, үз эшчәнлекләре хакында сөйләделәр. Аларга өстәп, авыл халкы район хезмәткәрләре вәкилләрен дә тыңлады. Әйтик, район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле Рафик Галләмов җирлектә яшәүчеләрнең кош-корт сатып алуга чыгымнарның 64 мең сумы кире кайтарылуын әйтеп үтте. Ветеринария пункты мөдире Шамил Садриев терлекләрне вакцинацияләү көнендә хуҗалар өйдә булсын иде, диде. Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов авыл эшчәннәре пенсияләренә өстәмәләр хакында аңлатма бирде.
    –Сезнең җирлектә игътибар зур, ел саен диярлек яңа объект төзибез. Быел менә халыкка йөрергә якын булсын дип үзәккә амбулатория бинасы төзеп куячакбыз. Юллар төзелешен дәвам итәрбез. Чүп җыю өчен җитәрлек санда контейнерлар алына. Биредә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен төрле яклап яхшыртырга тырышабыз,– дип үз сүзен әйтте район башлыгы Александр Никошин.
    Аңа җавап итеп ветеран укытучы Гөлҗиһан Мөбәрәкшина болай диде:
    –Юлларыбыз тигез, авылыбыз тәртипле. Инде чүп-чарсыз, чис-та яшәргә өйрәнеп беттек. Клубка керүе күңелле. Клуб мөдире ватсапка чат оештырды, бөтен хәбәр-яңалыкны минуты белән ишетеп торабыз. Дүрт кибет эшли. Зират тирәләре тотыла. Җирлек башлыгы Ирина Анатольевнага рәхмәт, ул кайгырта, оештыра, гозер белән керсәң, ярдәм итә. Эшендә уңышлар телик аңа.
    Авылдашлары Гөлҗиһан ханымның сүзләрен хуплап кул чапты.
    ...Ә менә Әхмәт авылында шундый ук очрашуның рухы бөтенләй бүтән булды. Җирлек башлыгына еллык эшләр турында сөйләп бетерергә дә бирмичә, төрле яклап сораулар яудыра башлады залда утыручылар. Халыкның активлыгы әйбәт нәрсә ул, билгеле. Әмма бу очракта эш башкачарак иде шул – баштан ук каршы якка ачу, усаллык белән бирелде ул сораулар. Тәлгать Билданов җирлек җитәкчесен Әхмәттә юллар төзелмәүдә, үзара йөкләнгән салымга берни эшләнмәүдә гаепләп, ул акчалар буенча хисап тотуын таләп итте. Ә бит ноябрьдә бу мәсьәлә буенча җыен үткәрелгән булган. Мөгаен, анда кайберәүләр катнашмагандыр. Шуңа күрә Александр Никошин тагын бер тапкыр очрашырга тәкъдим итте.
    Авыл башнясы салкында туңып, әхмәтлеләр дүрт айга якын сусызлыктан аптыраган. Бу мәсьәләне Илдар Гыйләҗев кузгатты. Аңа ачыклык кертеп бетерделәр генә, җирлек советына бирелгән тракторның бер дә Әхмәт юлларын чистартмый, дигән дәгъва ишетелде. Сөт бәясе хакында да тавыш куптарып алдылар: “Ни өчен Алпарда халыктан аның 1 литрын 20 сумга, ә бездән 18 сум 40 тиенгә генә җыялар?–дип шаулашты берничә кеше. Инде бераз тынычланып, һәр мәсьәләне хәл итү юллары билгеләнде дигәндә генә берәү: “Менә дүрт ел инде зиратка юл салуыгызны сорыйбыз, һаман юк бит”,–дип утка утын өстәп җибәрде.
    Шулай итеп ни кызганыч, Әхмәттәге җыелышта конструктив сөйләшү булмады, ике як та бер-берсеннән канәгать калмады. Дөрес, бу көннәрдә авылда тагын бер очрашу булачак. Анысында үзара йөкләнгән салымның күпме җыелуын, нинди максатларга тотылуын тикшерәчәкләр. Бусында инде һәр сорау, мөрәҗәгать дәлилле булыр, аларга төпле, сан һәм конкрет эшләр белән расланган җаваплар табылыр дип ышанасы килә.

    Реклама

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: