Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы элеваторында сәгать саен 100 тонна бөртекне киптереп саклауга озаталар

    Быелгы уракның язмышын басуда эшләүче комбайнчылар гына түгел, элеваторда хезмәт куючылар да хәл итә. Яңгырлы көннәрдән соң суктырылган икмәктән су агып тормаса да, ашлык бик дымлы шул. Аны саклауга кую өчен кичекмәстән 13 процент дымлылыкка чаклы киптерү зарур.

    Базарлы Матак элеваторы 100 мең тоннага чаклы бөртек саклауга сәләтле. Биредә берьюлы дүрт киптерү агрегаты эшли. Тиздән тагын бер, куәте дә югарырак, сыйфаты ягыннан да өстенрәк булган киптерү линиясе сафка басачак.

    Район элеваторы “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә иң эре һәм күптәннән уңышлы эшләп килүче предприятиеләрнең берсе. Ул быел үзенә күрә түгәрәк датаны да билгеләп үтә ала – беренче икмәк кабул итеп эшли башлавына 15 ел.

    Элеваторга бөртек кергәндә дә, чыкканда да лаборатория аша үтә. Лабораторияне элеваторның “йөрәге” дип тә атыйлар. Ул туктаса, элеваторда тормыш бетә.

    Соңгы вакытта биредә кызу эш чоры башланды. Әйтик, кичә көннең икенче яртысында инде бөртек төягән йөздән артык машина кергән. Күбесе прицеп белән әле. Һәр кергән олауны лабораториядә эшләүче кызлар анализга алып, аның чүплелеген, дымлылыгын, класслылыгын билгеләп торалар.

    Лаборатория белән элеватор ачылган көннән башлап Гөлҗиһан Садыйкова җитәкчелек итә. Гөлҗиһан ханым инде пенсия яшендә булса да, җитәкчеләре аны тәҗрибәле, белемле, җаваплылык хисенә ия булганы өчен эшен дәвам иттерүен сораганнар. Гөлҗиһан Садыйкованың гомере икмәк тирәсендә үткән. Ул белгечлеге буенча ипи пешерү технологы. Озак еллар Салман пекарнясында хезмәт куйган кеше.

    –Бездә ел саен яңа җиһазлар кертелә, яңа сорт бөртекләр белән эшләргә туры килә. Шуңа да җитәкчелек һәр елны безнең белемне күтәрү, осталыгыбызны камилләштерү юнәлешендә укулар, курслар, семинарлар оештыра,–ди тәҗрибәле белгеч.

    Биредә Рәмзия Шиһапова, Рузия Хисмәтова да күп еллардан бирле технолог булып хезмәт куялар. Элеваторда бит ел әйләнәсе эш кайнап тора. Әйтик, икешәр, дүртәр мең тонна ашлык сыешлы зур “банкалардагы” бөртекне җилләтү, киптерү, чистарту өчен ел дәвамында бер-берсенә күчереп торалар. Ә бөртекнең сыйфатлы сакланышын әлеге лаборатория кызлары  җитди контрольдә тота.

    Кергән икмәкне орлыкка сайлап алу өчен биредә аерым технолог та эшли. Бу җаваплы хезмәтне Гүзәл Бәшәрова башкара.

    Элеваторга бу көннәрдә уҗым бодае һәм арпа кайта. Кергән икмәк турыдан-туры киптерү җиһазлары аша үткәрелә. Баш инженер Владимир Сивенков белән сөйләшәбез.

    –Безнең хәзер дүрт киптерү линиясе эшли. Бер сәгатьтә уртача 100 тонна бөртекне 13 процент дымлылыкка чаклы җиткереп, саклау банкаларына  озатабыз. Эшчеләребезнең күбесе тәҗрибәле, озак еллар шунда хезмәт куйган кешеләр,–ди ул.

    Киптерү җиһазларының төзек, сыйфатлы эшләве өчен операторларның хезмәтләрен җаваплылык белән башкаруы бик мөһим. Биредә Әнәс Зәйдуллинны, Ришат Сибгатуллинны, Руслан Нурсалимовны, Азат Вәгыйзовны, Марс Вафинны, Габделнур Мингалимовны шундый ышанычлы операторлар дип атадылар.

    Бөртекне чистарту агрегатлары аша үткәрүдә эшләүче Тәлгать Хәлиуллин, Ринат Маннанов, Вадим Никошин – бик оста, тырыш белгечләр.

    Зур заводны хәтерләткән элеваторда күпме хезмәт электр двигательләре аша механикалаштырылган. Аларны төзек эшләтү, ватыла калса тиз һәм сыйфатлы итеп ремонтлау электрчы Николай Рассадинга йөкләнгән.

    Өлкән мастер Марс Әхмәтов мастерлар Ринас Гарифуллин, Дамир Нуретдинов, Илшат Шәйхетдинов эшеннән бик канәгать булуын әйтә. Ватылулар килеп чыга калса, алар шунда ук бердәм булып төзексезлекне бетереп тә куялар икән.

    Элеваторда көн дәвамында мең дә бер төрле эшне башкаручы  тракторчы Гаваз Шәкүров аерым мактауга лаек кеше. Ул МТЗ тракторы белән элеваторның эле бер, әле икенче башында эшли, күз иярми үзенә.

    Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында белем алучы Эдуард Черников һәм Рәсим Гатауллин быел җәй әйләнәсе биредә эшлиләр. Егетләр теләсә нинди хезмәтне пөхтә итеп башкара торганнардан. Бик лаеклы алмаш үсә димәк.

    Элеваторга бер-бер артлы басулардан икмәк төягән машиналар агыла. Биредә аларны бушаттырып, тизрәк кырларына озатырга тырышалар. Чөнки басуда эш кызу – комбайннар йөк машиналарын көтә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: