Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: фатирларга су гөрләп килә

    Базарлы Матактагы күп фатирлы йортка, ничә еллар җәфаланганнан соң, үзәктән су килү яхшырган.

    Ленин урамындагы сигез фатирлы бу йортка су бик начар килә иде. Ә бит әлеге өйдә яшәүчеләр фатирларын ике контурлы газ казаны белән җылыталар. Бу газ казаны эшләсен өчен су басымы да яхшы булырга тиеш.

    Берничә көн элек Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты әлеге күп фатирлы йортны башка су трассасына тоташтыруны оештырган. Нәтиҗәдә фатирларда су гөрләп килә башлаган. Биредә яшәүчеләр әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителүенә бик шат.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: