Реклама
Район газ эксплуатацияләү предприятиесендә язгы-җәйге чорда башкарыласы ремонт эшләренә әзерлек чаралары күрелә.
Быел 8300 метр газүткәргеч торбаларның буяуларын яңартырга җыеналар. Былтыр 12715 метр торбаны буяп чыккан булганнар. Шулай ук 9 газ бүлү пунктында (ГРП) җиһазлар яңаларына алыштырылачак. Моннан тыш, үз хуҗалыкларындагы берничә объектта газ җиһазларын, вентильләрне алыштыру кебек мәшәкатьләр көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз