Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Ильяс Идиятуллинның кул эшләре дөньяга таралган

    Балалар иҗат йортында эшләүче Ильяс Идиятуллинны әйбәт беләм дип йөри идем.

     Күпме чараларда – Сабантуйлар, ярминкәләрдә, якташлар очрашуларында бергә катнаштык. Аларның барысына да Ильяс үзенең агач эшләнмәләр күргәзмәсе белән барды. Агачка “җан өрүче” бу остага һәрчак сокланып карый идем. Ә якыннанрак аралашкач, ул бөтенләй башка яктан да ачылды.
    Остаз сәләтле балаларны мактый
    Хәтеремдә, безнең район Пенза өлкәсендә Сабантуй үткәрүдә катнашканда Ильяс Идиятуллинның үз куллары белән ясаган агач эшләнмәләре  янында халык көне буе мәш килде. Озын өстәлгә төрле сувенирлар, корабль макетлары, бизәкле бәләкәй сандыклар, тәлинкәләр, ваза, уклау, кашык кебек агачтан эшләнгән әйберләр тезеп куелган. Сатып алучылар “Бу нинди агачтан ясалган?”, “Монысын ничек файдаланырга?” кебек сорауларны яудыралар гына. Башына түбәтәй, өстенә милли камзул кигән Ильяс һәркайсына җавап бирә, җентекләп аңлата. Ул сөйләгәндә гел юмор кушып җибәрә, халыкны елмайта, көлдерә белә. Ә үзенең өстәлендәге товарлары сатыла тора.
    Аның эшләнмәләрен ул вакыттагы Пенза губернаторы да нык ошаткан иде. Ильясның кулын кысып бик мактагач, оста үзенең бизәкләп ясаган бер тәлинкәсен аңа бүләк тә итте. 
    Районыбыз төрле шәһәр һәм төбәкләрдә үткәрә торган барлык чараларга да диярлек Ильяс Идиятуллинны чакыралар. Ул ялындырып тормый, бихисап агач эшләнмәләрен тартмаларга тутырып, юлга җыена. Аның ясаган агач әйберләренең бәхәссез бер өстенлеге, сыйфат билгесе бар – “кулдан эшләнгән”.
    Ильяс Идиятуллин үзенең осталыгын, эш серләрен рәхәтләнеп мәктәп укучылары белән уртаклаша. Ул балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү түгәрәкләре алып бара. Аның кул астында 14-15 укучыдан торган ике төркем шөгыльләнә. 
    –Түгәрәккә йөри башлаганда 10-12 яшьлек малайлар кадак та кага белмиләр. Өч-дүрт айдан шулар миннән дә остарак итеп агачтан бизәк тудыра башлыйлар. Бик сәләтле балалар бар. Аларның бит күзләре дә әйбәт күрә, хәтерләре дә яхшы. Пөхтә эшлиләр, өйрәткәнне тиз отып алалар, тырышлар, үҗәтләр,–дип мактый шәкертләрен Ильяс. 
    –Мин балалардан чын осталар тәрбияләүне бурыч итеп куймыйм. Әмма безнең түгәрәктә өйрәнгәннәре аларга тормышта һичшиксез  ярап куячак, – ди ул. 
    Оста хезмәт дәресләре алып баручы укытучыларга да эш серләрен өйрәтә, мастер-класслар үткәрә. 

    “Баллы” хезмәттә
    Ильяс Татар Төгәлбәендә туып үскән. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул совхозда умартачы булып эшләгән. Умарталык ул кабул итеп алганда бик авыр хәлдә була. Ә берничә елдан монда бал кортлары гаиләләре йөзгә җитә. Ояларны, рамнарны, кирәкле эш коралларын Ильяс үзе ясый. Бу хезмәт белән бик мавыгып, җаны-тәне белән керешеп китә ул. Әмма эшенең кадере булмый. Совхозның нәрсә өчендер исәп-хисап ясыйсы булса умарта белән түләү гадәти хәлгә әйләнә. Бөтен күңелен биреп, берәмтекләп булдырган умарталыгы шул рәвешле тарала башлагач, күңеле сүрелә. Эштән китә, әмма яраткан шөгылен ташламый ул. Үз хуҗалыгында бал кортлары тота башлый. 
    Умарталыгын зурайту өчен үзендәге кортларның ил аерганын гына көтеп ятмый Ильяс. Яңа умарта оялары ясый да урманга барып төрле урыннарга урнаштыра. Бер ай дигәндә ояларның барысына да эшчән нечкәбилләр хуҗа булып ала. Умартачыга ояларны җыеп аласы гына кала. 
    Шулай итеп берничә елда  аның умарталыгы инде 78 ояга җитә. Бу елларда ул Татар Төгәлбәе мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта башлаган була. Балаларга да умартачылык кәсебе турында мавыктыргыч итеп сөйли, кызыксыну уята. 

    “Үзең мулла бул”
    Ильяс Татар Төгәлбәендә мәчет салдыру эшен башлап йөрүчеләрнең берсе була. Авылда туып үскән якташларны барлап, мәчет төзелешенә алардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Авылдашлар белән тыгыз элемтәдә торып, бу эшне башкарып чыгалар. Бик зурдан кубып, мәчетне тантаналы төстә ачалар. Әмма авылда мулла юк. Өлкән буын: “Син бит булдырасың, Ильяс, әйдә, мулла вазыйфасына алын”,–дип гозерлиләр. 
    “Мәчетне буш тотып булмый, бераз вакыт бирсәгез, барысына да өйрәнермен”, дип, тәвәккәлләп имам хезмәтенә керешә.  Бу вазыйфаны ул,  яңа мулла сайланганчы, алты ел башкара. Хәзер инде авылның имам-хатыйбы пенсионер Равил хәзрәт Минһаҗетдинов.  Ильяс исә мәчетнең көн дә ачылуына, биредә җәмәгать намазлары, дини бәйрәмнәр үткәрелүгә сөенеп яши. 

    Авылын кайгыртып яши
    Ильяс гаиләсе белән туган авылыннан Базарлы Матакка 15 ел элек күчкән. Күршеләр белән сүзгә килербез дип, яраткан шөгыле умартачылыкны инде монда алып килмәгән.
    Ә менә туган авылы өчен җан атып яшәве һич тә сүрелми аның. 20 еллар элек  Татар Төгәлбәе зиратын тимер сетка белән тотып алуда башлап йөргән була ул. Инде мәңгелек йортны кабер өсләрендәге йөзәр еллык каеннардан арындыру, тирәсен тимер койма белән әйләндереп алу уе белән йөри башлый. Кабат якташларны барлый, авыл халкын җыеп сөйләшәләр. Бу эшнең кирәклеген һәркем аңлый. Нәтиҗәдә әлеге изге гамәлгә 800 мең сум акча җыела. “Бик күпләр хәленнән килгәнчә үз өлешен кертте. Ә менә якташыбыз Лариса Абдуллина гаиләсе зиратны төзекләндерүгә 100 мең сум акча бирде”,–дип сөйли Ильяс.
    Халык белән 28 өмә үткәреп, карт агачларның күпчелеген кисәләр, зиратны чистарталар. Аннан матур койма белән тотып алалар. 
    Капкасын исә Ильяс үзе эретеп ябыштырып ясый. Заказ биреп эшләтсәң, 80 мең сумга төшәр иде, ә болай тимер материалларын сатып алырга 20 мең сум гына китә. Зиратка төрле эш кораллары да сатып алалар. Әле тагын запаска акча да кала.

    Реклама

    Казан асса, кулы тәмле
    Соңгы елларда Татар Төгәлбәендә авыл көннәре үткәрә башладылар. Бу эштә һаман шул Ильяс Идиятуллин, Илнар Гыйльманов кебек авыл җанлы актив егетләр алдан йөри. Мин андый бәйрәмнәрдә Ильясны күбрәк учакка аскан казан тирәсендә күрәм. Авыл көннәрендә ул 200 ләп кешене сыйларлык пылау әзерли. Ул пешергән үзбәк ризыгы телеңне йотарлык тәмле була.
    Гомумән, Ильясның аш-суга осталыгына һәрчак гаҗәпләнә идем. Инде моның сере дә ачыла төште. Солдат хезмәтендә ул пешекче булган икән. Армиядән кайткач, Казанда шул һөнәргә укыган да әле. Хәзер инде ул районның иң шәп пылау пешерүчесе буларак танылды. 
    Ильясның төрле зурлыктагы 7-8 казаны бар. Пылауны, кул китмәсен өчен, атнага бер  булса да пешерү кирәк, ди оста. Ризык әзерләгәндә ул янына килеп комачаулап, өйрәтеп йөргәнне яратмый икән. 
    Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтем нәкъ Ильяска туры килеп тора. Берара ул тонналап кишер, суган үстереп сату кәсебенә дә керешеп ала. Әмма алыпсатарларның аңардан яшелчәнең килосын 10 сумга алып, күз алдында ук 20 сумга җибәрүләрен күргәч, кәефе төшеп, ташлый бу шөгыльне.

    Сочидан биш диплом белән кайткан
    2017 елда Ильяс Идиятуллин мәгариф хезмәткәрләре республика бәйгесендә “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә иң көчле ун педагог исемлегенә керә. Һәм ул Татарстан данын яклап Россия конкурсында катнашу хокукына ия була. Биредә ул иң уңышлы 20 остаз арасына керә. Әлеге педагогларга үзләре шөгыльләнгән укучылары белән Сочида үтәсе семинарда катнашырга юллама бирелә. Бу чара 18 көн дәвам итә. 
    Сочига барырга әзерләнгәндә Ильяс районыбыз һәм Татарстан турында бик күп мәгълүмат, фото һәм видеоматериаллар туплый. Анда илнең төрле төбәкләреннән җыелган педагоглар алдында семинарларда бик еш чыгыш ясый. 
    –Без яшәгән Әлки районында һәр авылга асфальт юл бара, һәр йортта табигый газ яна, басуларның бер генә гектары да чәчелмичә буш калмый, дип сөйләдем. Хәйран калып, бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Балалар белән эшләү тәҗрибәмне дә уртаклаштым. Семинарларны оештыручылар янә-янә чыгыш ясавымны сорадылар,–ди Ильяс.
    Шулай итеп, районыбызның өстәмә белем бирү педагогы Сочидан профессиональлеге, балалар белән эшләү осталыгы өчен биш Диплом белән бүләкләнеп кайта. 

    Агачтан да, тимердән дә бизәк ясый
    Ильяс Идиятуллин коронавирус белән бәйле  үзбикләнү чорында, ярминкәләр, төрле чараларда кул эшләнмәләре сату тынып торганда да тик ятмаган. Ул тимердән заказ буенча капкалар ясауга керешкән. Халыкка унлап капка эшләп биргән.
    Әмма күңеле барыбер агачка тартыла икән. Әле яңарак кына ике ел эшләргә җитәрлек юкә, каен, нарат такталары сатып алган. Ә инде шомырт, алмагач, зирек, тал, имәнне үзе хәзерли. Хәзер савыт-саба, көнкүреш кирәк-яракларын, сувенирларны төрле агачлардан ясап, матур бизәкләр тудыра ул. Агач әйберләр ясаганда хатыны Әлфия дә бик ярдәм итә икән.
    –Әзер продукцияне шомарту, буяу эшләрен ялт иттереп ул башкара,–дип җәмәгатен мактап ала Ильяс. 
    Ул үрнәк гаилә башлыгы да. Алар хатыны белән бик тәрбияле, уңган ике кыз үстергәннәр.  

    Вакыт җитми
    Ильяс Идиятуллинның бердәнбер проблемасы – вакыт җитмәү. Тәүлектә 28 сәгать булса икән, дип тә куя. Ул иртәнге сәгать 5 тә аяк өстендә. Бер күзе телевизорда – ил-көн яңалыкларында, икенче күзе телефонда – ютуб каналында. Агач эше осталары нинди яңалыкларга өйрәтәләр, шуны күзәтеп бара. Инде мәгълүмат шулкадәр күп тупланган. Алга планнар да күп. Тормышка ашырырга вакыт кына җитсен, ди үзе.
    Аның кул эшләнмәләре дистәгә якын чит илгә дә таралган инде. Франция, Марокко, Аргентина, Мексика, Германия, Төркия, Казахстан һәм башка илләрдә яшәүчеләр сатып алган. Кайсы шәһәр ярминкәләрендә, кайберләре интернет аша. 
    Ильяс инде үзе эшләгән әйберләренә “Татарстанның Әлки районында җитештерелгән” дигән тамга кую турында да уйлана.  Аның барлык планнары, уй-хыяллары тормышка ашсын иде. Хәер, әлегә кадәр шулай булып килде дә. 


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: