Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы имамнары Айрат Хәйруллин рухына дога кылдылар

    Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчетендә районның барлык муллалары җыелып Айрат Хәйруллин рухына дога кылдылар, намаз укыдылар.

    Якты дөньядан яшьли китеп барган якташыбыз Айрат Нәҗип улы турында имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев: “Ул районда, Татарстанда бик күп игелекле гамәлләр кылды. Аллаһы Тәгалә хозурына ул изге җомга көнендә күчте. Урыннары җәннәттә булсын”,–диде.

    Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов якташыбыз, инвесторыбыз, иганәче Айрат Нәҗип улы Хәйруллинны искә алырга, аның рухына дога кылырга ерак һәм якын авыллардан бердәм булып килгән өчен имамнарга рәхмәт җиткерде.

    –Районыбыз бик авыр хәлгә калган чорда, хезмәт хаклары түләнмәгән, кырлар чәчелмәгән вакытта Айрат Хәйруллин кече Ватанына ярдәмгә килде. Ул районда зур-зур фермалар төзетте, машина-трактор паркларын яңартты, басуларыбызда күкрәп иген игелә башлады. Иганәче буларак күпме райондашларыбызга булышлык күрсәтте. Ул халык белән ихлас аралаша, үзен бик гади тота иде. Айрат Нәҗип улының изгелекләрен без беркайчан онытмабыз,–диде Рәшит Билалов.

    Мәчеткә җыелган имамнар бу сүзләрне хупладылар, “Айрат Хәйруллин дини йолаларыбызны хөрмәт итте, корбаннар чалдырды, авыз ачу мәҗлесләре үткәрде. Аның изгелекләре хәтердән җуелмас”,–диделәр.

    Яңа Чаллы авылы имам-хатыйбы Рәхимҗан хәзрәт Бәдретдинов:

    –Мин Айрат Хәйруллин белән 14 ел эшләдем. Ул бетеп барган “Чаллы” отрядына бер ел эчендә алты яңа трактор кайтартып эшне җайлады. Искиткеч укымышлы, авыл хуҗалыгын нечкәлекләренә кадәр белгән кеше иде. Урыны оҗмахта булсын,–дип сөйләде.

    Аннан хәзрәтләр Айрат Нәҗип улы рухына догалар кылдылар, бергә намазга бастылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: