Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • ​​​​​​​Әлки районы Әхмәт авылында шәхси хуҗалыклардагы өч сыер үлгән

    ​​​​​​​Әхмәт авылында бер урамда яшәүче өч гаиләнең сыерлары кинәт үлеп китә.

     

     

    Ветеринария белгечләре малларның агуланып үлүен ачыклый. Сыерлар Әхмәт отряды машина-трактор паркы мәйданына кереп, агу сиптергечтән аккан суны эчкәннәр икән.

    Өч гаиләнең бура кадәр сыерлары егылып үлгәнгә кем гаепле соң? Машина-трактор паркы территориясенә сыерлар керергә тиеш түгел иде, шуңа бу югалтуда отряд белгечләре һәм җитәкчеләрен гаепләп булмый. Чебен-кигәвен изалаганга маллар көндез туклана алмагач, халык сыерларын кичен булса да бераз яшеллектә йөртергә тырыша. Әмма бу вакыйга терлек-туарны иректә йөртергә, караучысыз калдырырга ярамавын тагын бер кат искәртә.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: