Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Хыялында - ак чәчәкле алмагачлар

    ...Көз башы гына иде, агачларга әле сары тиеп өлгермәгән. Соңарып кына кайтып киләм. Шулчак каршыма бер көтү сыерлар килеп чыкмасынмы! Район үзге урамнарында сыерлар түгел, кәҗә-сарык та югалып барган мәлдә шулкадәр сөтбикәләрне күреп туктап калдым. Бер дистәдән артыктыр үзләре. Артларыннан яшь кыз куып килә. –Акыллым, кемнекеләр болар?–дим матур кызга. –Үзебезнекеләр, апа,–ди ул, шуны да аңламыйсыңмы дигәндәй елмаеп.

    Шушы унике сыерның хуҗалары белән танышырга җай соңрак чыкты. Базарлы Матакның Эшче урамында торучы Нуретдиновлар икән бит күпләп терлек асраучылар. Хуҗабикә Нәсимә белән улы Руслан сыерларны көтүдән алып кайтканчы иркенләп гапләшеп алдык. Нәсимәнең озак еллар төзелеш оешмасында штукатур-маляр булып эшләгәнен дә, ире Җәмилнең 45 яшьтә якты дөньядан китеп, өч балалы килеш ялгыз калганын да, берничә елдан Чуашиядән безгә килеп эшләүче бер ир-ат белән кушылуын да белә идем.  Ә менә шуның кадәр сыер асравы!...

    –Ник аптырыйсың, без бит һәрвакыт сыер тоттык. Үзем мин Чүпрәле ягыннан, авылда, сыерлы йортта эшләп үстем. Матакка килеп урнашкач та авылча яшәдек,–дип сабый балага аңлаткандай сөйләп китте Нәсимә.

    Әйе, 2000 нче елларга кадәр район үзәгендә бик күпләр сыер терлеге тотты. Иртән кояш чыгу белән урамнарны тутырып, мөгри-мөгри көтүлеккә китә иде сөтбикәләр. Ә кичен, кояш кызара башлагач, балалар аларны каршы ала иде. Матакның ике башында ике көтү иде бит. Хәзер бүтәнчә яшибез. Әмма күңел юк-юк та кичен капканы ачып куеп, көтүдән арып-талып кайтучы сыерны каршы алган, чиләк-чиләк сөт сауган, малкайга рәхмәтле булып аның маңгаен, колак артларын, сыртын сыйпаган вакытларны сагына.

    ...Нәсимә өч бала белән ялгыз кала. Аларны үстерергә, искерә башлаган йортны сипләргә, кыскасы, тормышны алып барырга кирәк. Хезмәт хакларын да айлап-айлап тоткарлыйлар.

    –Болары шулай, дөрес әйтәсең. Әле мин шуның өстенә малайларны тәртипле итеп үстерү турында да уйлана идем. Үзем эштә чакта теләсә кайда “шалтай-балтай” йөрүләреннән, бозылып китүләреннән курыктым. Шуңа берничә баш үгез асрадык. Улларым кул арасына кереп, бик булыштылар.  Кечкенә кызым Айгөл дә абыйларыннан калышмады. Күрше хатыннары ачулана мине, балаларыңны йоклатмыйсың, диләр. Ә мин үземчә эшләдем. Бәхетем булган икән – язмыш миңа Виталийны бүләк итте. Ул акыллы, сабыр һәм бөтен эшкә оста ир булып чыкты. Аның белән үземне ышыкта итеп тоя башладым,–дип дәвам итә сүзен Нәсимә.

    Уңган ир өйне, йорт тирәсен дә төзәтеп чыга, хатынының терлек асрау теләген дә хуплый, иң мөһиме, өч баланы үзенекедәй кабул итеп, аларга терәк була. Ул вакытларны искә төшереп, Нәсимә болай ди:

    –Тормышыбызны рәтлисебез килеп, икебез дә эшкә чумдык. Үгезләрдән әллә ни файда юклыгын аңлагач, сыер асрарга булдык. Сөт тапшыру отышлырак, акчасы ай саен килә. Ә үгезне аны ике ел диярлек үстерергә кирәк әле.

    Шулай тырыша торгач, “тормыш рәтләп”кенә калмыйлар Нәсимә белән Виталий, Матак башында җир алып, балаларга булыр, дип өй салырга керешәләр. Берне түгел, икене төзеп куялар. Төп эшче Виталий, ә Рөстәм белән Руслан – ярдәмчеләр. Бурычка да батмыйлар, банктан кредит-ссуда да алмыйлар, үзләре тапканны тартып-сузып, биш ел дигәндә төзеп тә бетерәләр.

    –Терлек асраучыларга булышучы төрле программалар күп бит, ул турыда белмисезме әллә?– дим Нәсимәгә.

    –Ишетсәк тә, моңарчы дәүләттән берни сораганыбыз юк иде. Инде менә гаилә фермасы төзүчеләргә каралган ярдәм артыннан йөреп карарга булдым. Сиңа сөйлим инде: планнарыбыз алга таба сыерлар санын арттыру, Шоңкардагы өйнең берсе артына зур итеп абзар салдык. Әле эшләнеп бетмәгән. Менә шуны өметкә җиткерү өчен документлар җыеп карыйм әле, бәлки чынлап та файдасы булыр,–дип җаваплый ул.

    Ярдәм дигәнен моңарчы да алганнар икән. Беренчеләрдән булып сөт саву аппараты биргәннәр үзләренә, һәр баш сыерга 4 мең сум субсидия дә эләккән. Алары өчен рәхмәтле бу гаилә. Сөт суыту җиһазлары бик кирәк, бәлки булышырлар әле, дип өметләнәләр. Нәсимә әйтүенчә, ел башыннан алып 22 тонна сөт тапшырганнар.

    –Хәзерге вакытта сыерларның тугызын гына савам, тиздән аларның да ташлатыр вакыты җитә. Үзебез дә азрак бушап, ял итеп алабыз шушы ике-өч айда,–ди хуҗабикә.

    –Нәсимә, ә нәрсә турында хыялланасың?–дип сорап куйдым, үзем дә бу соравыма аптырап. Әмма бар икән бит аның хыялы! Ярый әле, сораганмын!

    –Минем зур алма бакчасы үстерәсем килә. Матурлык өчен! Матакта юк бит алмагач бакчасы. Күз алдыңа китер әле, язын чәчәк аткач нинди манзара булачак! Җир артыннан йөрим инде, белмим, барып чыгармы, –дип шаккатырмасынмы!

    ...Ул арада Руслан сыерларны куып алып та кайтты (аларны көндез “электр көтүче”гә тапшыралар икән). Акыллы малкайлар башта капкадан йортка, аннары абзарга үттеләр. Виталий, Руслан һәм Нәсимә аларны берничә минутта араннарына бастырып чылбырга куеп та өлгерделәр. Сыерлар мышный-мышный хуш исле печәнгә ябыштылар. Ә мин, комачауламыйм дип, хушлашырга ашыктым. Әле бит сыерларны саварга, сөтне урнаштырырга да кирәк. Ялкау килсә, эш калдыра, ди иделәр элек авылда. Хәер, бу гаиләгә алай гына комачаулый алмассың. Тормышта үзләренә генә ышанып, үз көчләре һәм хезмәтләре белән яшәргә күнеккән бит алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: