Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: көллият укучыларына дипломнар кайчан биреләчәк

    .

    “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенә Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы курсантлары мондый сорау бирделәр: “Без быел соңгы курста укыйбыз. Уку елы кайчангача дәвам итәчәк икән? Имтиханнар кайчан була? Безгә дипломнарны кайчан бирәчәкләр?”

    Бу сорауга җавапны филиал директорының укыту эшләре буенча урынбасары Лидия Ионовадан алдык.

    “Укучыларыбызга яхшы мәгълүм: бездә уку елы 30 июньгә чаклы дәвам итәчәк. Имтиханнар июньнең икенче яртысында башлана, ә дипломнарны уку елы тәмамлангач тапшырачакбыз”,–диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: