Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы көрәшчеләре билбау көрәше буенча бөтенроссия бәйгесендә өч беренче урын яулады. Фото

    Пермь краеның Барда район үзәгендә үткән билбау көрәше буенча бөтенроссия бәйгесеннән егетләребез төрле үлчәмнәрдә өч беренче урын алып кайттылар.

    Әлеге мәртәбәле ярышларда безнең спортчылар Татарстан җыелма командасы составында катнашты. Көрәшчеләребез турнирга ДЮСШ директоры, тренер Рәмис Вафин җитәкчелегендә барды. Келәмдә алар бик оста көрәш күрсәттеләр. Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Иске Тахталыдан Кирилл Лобанов һәм Никита Хәйруллин үз үлчәмнәрендә чемпион булдылар. Ә Алпардан Данил Зәйнуллин өченче урын яулады. Алар медальләр, кубок һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

    Реклама

    Әлки, Татарстан данын яклап җиңүләр яулаган бу батыр көршчеләребез тренерлар Рәмис Вафин һәм Илдар Әхмәров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: