Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы медицина кадрлары белән 67,8 процентка тәэмин ителгән

    Сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренең узган елгы эш нәтиҗәләре медицина советының киңәйтелгән утырышында каралды. Утырышта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Вениченко, район башлыгы Александр Никошин катнаштылар.

    Узган 2018 елда табиблар беренче чиратта көчле затлар исәнлеген кайгырткан, чөнки былтыр Ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан ителгән иде. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина отчет чыгышын нәкъ әнә шуннан башлады. Табиблар Әлки ир-егетләрнең сәламәтлеген генә кайгыртып калмаганнар ( моның белән белгеч уролог күбрәк шөгыльләнгән), төрле акцияләрдә (мәсәлән, велосипедта ярышлар) дә актив катнашканнар.

    Светлана Викторовнаның чыгышында саннар һәм фактлар күп китерелде. Әйтик, медиклар 19068 әлкилегә хезмәт күрсәтә, боларның 3459 ы балалар. Узган елда сәламәтлекләренә зарланучылар поликлиникага 192214 тапкыр килгән. Тәүлеклек һәм көндезге стационарда 4,5 меңгә якын кеше дәва алган.

    Әлкилеләргә 36 табиб, 82 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә икән. Кадрлар белән тәэмин ителеш 67,8 процент. Аз бу, һәм район сәламәтлек саклау системасының баш бәласе. Авылга эшкә кайтучы яшь белгечләргә 1 миллион сум акча бирү дә проблеманы хәл итүгә вакытлыча гына булыша икән. Кайтуын кайта алар авылга, акчасын да ала, әмма килешүдә күрсәтелгән вакыт үтүгә кабат шәһәргә китүне карый. Барысы да дип әйтеп булмый, билгеле. Әмма биш ел (кайберсе аннан да кимрәк) эшләп, тәҗрибә туплап үз эшенә өйрәнеп кенә бетте дигәндә белгечнең китеп баруы һич безнең файдага түгел шул.

    –Югары белем бирү йортларында максатчан юллама белән укучы студентларыбыз бар, медицина училищесында андыйлар өчәү. Аларга бик өметләнәбез. Күптән түгел булып үткән яшьләр форумына 21 студент кайткан иде. Бу егет-кызларны үзебезгә чакырабыз, алар белән элемтәдә торабыз. Өлкән сыйныфлар укучылары өчен экскурсияләр, әңгәмәләр оештырабыз,–дип кадрларны ничек кайгыртуларын әйтеп үтте җитәкче.

    Район өчен дә кискен булган демография мәсьәләләре табибларны да борчый. Дөрес, 2018 елда аннан алдагы ел белән чагыштырганда балалар күбрәк туган – барлыгы 186 сабый дөньяга килгән (аларның 91 е – хастаханәнең тудыру бүлегендә, 95 е Казан һәм Чистайда). Ләкин үлем-җитем дә аз түгел шул. Сәбәпләргә килгәндә, беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары; күпләп үлемгә китергән сәбәпләрнең тагын 22 процентын табиблар тышкы сәбәпләр дип атый (төрле фаҗигаләр, үз-үзенә кул салу һ,б.).

    –Быел без Россия күләмендә кабул ителгән милли проект буенча эшләп, хезмәт яшендәге кешеләрнең онкологик чирләрдән үлемен киметүгә аеруча зур игътибар бирергә тиешбез,–диде Светлана Одушкина. Моның өчен диспансерлаштыру, халык алдында чыгыш ясап аңлату эшләре алып бару кебек кисәтү чараларын кулланырга җыена табиблар.

    Светлана Викторовна кичектергесез хәл итүне көтүче мәсьәләләргә дә тукталды: Юхмачы участок хастаханәсен, кайбер ФАПларны интернетка тоташтырасы, табибка электрон язылуны, түләүле хезмәтләр системасын камилләштерергә, йогышлы авырулар бүлеге бинасын төзекләндерүне финанслауны очлап чыгарга, ничек тә ренгент аппараты кайтарырга кирәк (бусына соңыннан үз чыгышында Александр Никошин да тукталды: “Без бу аппаратны сорый башлаганнан бирле өч министр алмашынды инде”,–дип әйтеп куйды ул министр урынбасары колагына.

    Җитәкче чыгышын аның урынбасары Игорь Леонтьев  һәм Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов тулыландырды. Аннары сүзне министр урынбасары Владислав Вениченко алды.

    –29 гыйнварда республика Президенты катнашында министрлык коллегиясе үтте. Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеген тулаем алганда яхшы дип бәяләде. Монда сезнең дә өлешегез бар, билгеле. Кимчелек-җитешсезлекләрегезне беләсез, аларны төзәтергә, ә уңышларыгыз дәрәҗәсен төшерми сакларга кирәк,–дип үсендерде ул районда эшләүче коллегаларын.

    Район башлыгы Александр Никошин табиблар белән конкрет мисалларга таянып сөйләште.

    –Нинди шәп бала тудыру бүлеге бар! Ул буш тормасын, булачак әниләрнең сәламәтлеген саклау белән ныграк шөгыльләнегез. Үлем-җитемнәрне киметү максатыннан профилактик караулар үткәрү, кешеләр белән ешрак сөйләшү, аларга үз белдегең белән дәвалануның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлату зарур. Хастаханәдә заманча җиһазлар җитәрлек, аларда эшләргә өйрәнергә кирәк. Хөрмәтле табиблар, авыруны үзебездә карап, чирен үзебездә ачыкларга тиешсез,–диде ул. Александр Федоровичка клиникада кабинетлар ишек төпләрендәге озын чиратлар турында да мәгълүм икән. Ул талон системасын  камилләштерергә дә кушты: “Бу кәгазьдә күрсәтелгән вакыт күп булса 10-15 минутка кичектерелергә мөмкин!”–дип кисәтеп үтте район башлыгы.

    Социаль пакеттан баш тартучы льготниклар белән эшләү кирәгенә дә тукталды: “Гомумпрактика табиблары белән аптека арасында үзара аңлашу булсын, нәрсәнедер оештырып бетермәү аркасында авыру газап чигәргә тиеш түгел!”–диде ул.

    Аның кайбер кисәтүләренә Светлана Одушкина шунда ук җавап бирде. Баш табиб әйтүенчә, белгечләрне төп эшләреннән – авыруларны кабул итүдән аерырга мөмкин булган иртәнге киңәшмәләрне 15.00 сәгатькә күчергәннәр. Талон системасының төгәл эшләвен шәфкать туташлары  контрольдә тотачак икән.

    Традиция буенча медсовет утырышы бүләкләүләр белән тәмамланды. Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларына быел гомумпрактика табибы Иван Младшев (аңа Александр Никошин үзенең Мактау кәгазен дә бирде), Яңа Баллыкүл фельдшеры Фәридә Хәйдәрова, медицина статистигы  Резидә Гайнетдинова лаек булдылар. Медицина хезмәткәрләренең район һәм үзәк хастаханә җитәкчелегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: