Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Светлана Углевага бала югалту ачысын да, иренең хыянәтен дә кичерергә туры килгән

    Аралашу беренче карашка гына ансат. Кемдер җанын нык итеп бикләп куя да анда беркемне дә кертми. Ә кемдер тартылган кыл кебек: җанына якын сүз белән кагыл гына, берни дә яшермичә шатлыгын да, кайгысын да уртаклашачак ул.

    Светлана Углева белән әңгәмәбез шулкадәр җанга рәхәт итеп хатын-кызларча ачыктан-ачык булды. Без әле исебез китеп ах-ух иттек, әле күзләребездән яшь агыздык…

    Беренче карашка бик тә ачык, бернинди кайгысыз, һәрчак эшлекле бу чуаш хатынына тормышында бик күпне кичерергә туры килгән икән бит.

    Светаның балачагы туган авылы Чуаш Борнаенда рәхәттә үтә. Чын авыл хезмәтчәннәре Семен һәм Лидия Козыревларның бер-бер артлы дүрт кызлары туа, һәркайсына исем генә табып өлгер. Әниләре кырыс, кызларын тыңлаучан булырга өйрәтә, өй эшләрен һәрберсенә бүлеп бирә.

    –Мин баскыч төбендәге тәртип өчен җаваплы идем, ул гел чиста, ә аяк киемнәре матур итеп тезеп куелган булырга тиеш иде,–дип исенә төшерә Света. Әтисе аның гаять мәрхәмәтле кеше була, кызлары өчен җанын бирергә әзер. Ул математикадан мәсьәләләр дә чишешә, иренмичә карандашларын да очлап бирә.

    –Әти-әнием белән горурланам. Минем әни алдынгы савымчы иде, Почет ордены белән бүләкләнде. Колхоз идарәсе янындагы багана башында еш кына Лидия Григорьевна Козырева хөрмәтенә күтәрелгән байрак җилфердәде,–үзенең үлгән әти-әниләре турында Светлана Семеновна әнә шулай рәхмәт хисе белән сөйли.

    Булачак  ирен Светлана үзе укыткан мәктәптә очрата. Ике еллап очрашып йөргәч өйләнешәләр. Бер елдан уллары туа, аңа ике яктагы бабайлары хөрмәтенә Семен дигән исем бирәләр. 2003 елда дөньяга Степан килә. Абыйсы сайлый аңа бу исемне, чөнки балаларны йокларга чакыра торган куян Степашканы бик ярата ул.

    Бөтенесе дә әйбәт,  бәхет бу гаиләгә бөтенләйгә килгән диярсең. Әмма Светаның өченче баласы үле туа... Бу бик куркыныч... Нишләсен, түзә... Кабат авырга кала, табиблар улың булачак, дип ышандыралар. Әмма кызчыклары туа. Светлана көлә:

    –Без кыз бала өчен кием дә әзерләмәдек, исем дә эзләмәдек. Тагын бер улыбыз булыр дигән идек. Ә монда кыз туды! Ирем шатлыгыннан елады хәтта.

    Исем  табарга палатадагы хатыннар булыша, бик матур, сирәк очрый торган исем тәкъдим итәләр – Славяна.

    Реклама

    –Ул вакытта тормышымның иң бәхетле чоры булган икән. Мин тиздән барысы да җимерелер дип уйламадым да. Балалар үсә, без Матакта өй салабыз, ирем читкә китеп эшләп йөри. Берара ул шылтыратудан туктады. Борчылып, үзем шылтыратам, ә ул телефонын алмый. Һәи көтмәгәндә аңардан хәбәр килә: “Мин синнән киттем”... Моны аңларга да, кабул итәргә дә мөмкин түгел иде! Олы улым үз-үзенә йомылды, бик яратып гитарада уйный иде, аны да ташлады. Кечкенәсе мине кочаклый да елый, туктый алмый... Кызым әле кечкенә, берни дә аңламый иде. Ул әлегәчә әтисен еракта эшләп йөри дип уйлый,–дип дәвам итә хикәясен Светлана. Аның зур соры күзләреннән яшьләр ага.

    Хатын-кыз – әкияттәге тылсымлы кош кебек, ул кайгыдан яна, әмма балалары хакына яшәвен дәвам итә. Менә Светлана да кайлан көч тапкандыр, үзен-үзе кулга ала. Соң, балалар турында кайгыртырга, аталарының хыянәтен кичерергә булышырга кирәк бит. Башта бик тә ышанычлы, тугрылыклы тоелган ире белән төзи башлаган өйне дә очлап чыгасы бар. Светлана болай дип сөйли:

    –Мин ул чакта тормышымны тулысы белән үзгәртергә карар кылдым. Үзем 21 ел эшләгән мәктәп белән хушлаштым да район үзәгенә күчендем. Яңа эш таптым – мине опека һәм попечительлек бүлеге ңитәкчесе итеп билгеләделәр. Эш физик яктан да, рухи яктан да бик авыр иде. күп вакытымны эшкә бирергә, төрле кешеләр белән аралашырга, ташланган, ятим калган балалар язмышана кагылырга туры килде. Хәтта киенү стилемне дә үзгәрттем. Һәм ышанасызмы, мин җырладым! Иртән уянам, ә башымда инде җыр яңгырый: “Син беләсеңме, шундый яшисе килә!”. Шулай акрынлап кайгымнан арына башладым. Апа-сеңелләр тырышты, ярдәм иттеләр. Әле әнием дә исән иде. Бик кайгырды минем өчен. Ә без балалар белән бу сынауны җиңеп чыктык. Булдыра алганча өебезне корып бетердек. Дөрес, әле кайбер нәрсәләрне эшлисе, ясыйсы бар. Минем тагын бер улым барлыкка килде. Коля ул, мин аны тәрбиягә алдым. Әйе, аның холкы катлаулы, үзен төрлечә тота, әмма мин сездән беркая да китмим дә, югалмыйм да,–ди. Аның үлгән әнисе турында сөйлим малаема. Һәм икәүләп мәрхүмәнең җаны тынычлансын дип шәм кабызабыз. Коляны үз балаларымнан ким яратмыйм, мин аны беркемгә бирмәячәкмен.

    ...Вакыт дәвалый, диләр. Әйе шул, гел газапланып яшәп тә булмый. Балалар турында уйлыйсы, зур булмаган хезмәт хакын ашарга да, эчәргә дә җиткереп бүләсе бар. Балалар да әниләрен көчле, үз-үзенә ышанган итеп күрергә тиешләр. “Эшем акылдан язмаска, сыгылып төшмәскә ярдәм итте миңа”,–ди Светлана Семеновна.

    Балалар үсә, олылары инде Казанда укый, һөнәрләр үзләштерәләр. Берничә ел гына узсын, мөстәкыйль булып җитәчәкләр. Светаның акылы җиткән, ул балалар белән аталары арасындагы элемтәне өзмәгән. Уллары, кызы өчен дөньяда әтиләре барлыкны тоеп торуны мөһим саный ул.

    –Без бик тату гаилә. Балаларым тамырларын яхшы белсен, милләтләре белән горурлансын һәм чуаш телендә сөйләшергә оялмасыннар дип тырышам. Миңа анне дип дәшүләрен таләп итәм. Балалар кайткан җиргә әбиләребезчә бәлешләр пешерергә яратам. Кызым Славянага чуашча чигелгән күлмәк тектек, акча тәңкәләре тегеп башлык-тухъя ясап куйдык. Мин җырларга яратам, аш бхлмәбездә гел музыка уйный. Яңа җырлар өйрәнәм дә сәхнәдә чыгыш ясыйм,–дмп минем исемне китәрүен дәвам итә Светлана.

    “Сам себе режиссер” тапшыруында бу гаилә җибәргән сюжетларны инде өч тапкыр күрсәткәннәр икән бит! Светлана Углеваның әллә ничә бәйгедә, шул исәптән “Нечкәбил”дә катнашуын белдем, аның мактау кәгазьләре, дипломнары да бихисап икән бит. “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңгән, ә кече туган ягы турындагы эшен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында диплом белән билгеләп үткәннәр. Өендәге бер стена тулы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары. Араларында хәтта “Хәтер китабы” редакциясеннән җибәрелгән бүләк тә бар.

    –Мин гаиләбез елъязмасын алып барам, бедә ниләр була, балаларым ничек үсә, барысын да язып барырга тырышам. Бик кызык бу, без бит һәр көнне бергәләп яшибез. Вакыты белән безгә бик авыр, әмма үзебезгә ышанабыз. Миңа Ходай да көч бирә. Чиркәүгә йөрисем, хорда җырлыйсым килә. Әмма читенсенәм. Күрәсең, әзер түгелмендер әле мин моңа,–дип күңелдәгесен ачып сала Светлана.

    ...Хатын-кыз, әйе, бик нәфис җан иясе, ул ир-ат яклавына мохтаҗ. Әмма тормышта гел болай гына булып тормый шул. Әгәр хатын-кыз авыр сынаулар алдында кала икән, ул көчле дә, чиксез түземле дә һәм батыр да кешегә әйләнә, үзе башкаларны якларга сәләтле була. Әйтик, балаларын. Менә бу хикәянең герое кебек...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: