Реклама
.
Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарага Иске Тахталыдан Людмила Калмыкова да чакырылган иде. Ул 30 ел стажлы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Алабуга педагогика институтын тәмамлаган, күп Мактау кәгазьләренә һәм Рәхмәт хатларына ия, мөмкинлекләре чикләнгән балалар (зур булмаган авыл мәктәбендә бүген өч инвалид укучы бар) белән шөгыльләнә, моның өчен махсус курслар үткән. Әмма бүгенге хикәятебез ятим балаларга күңел җылысын биргән кайгыртучан ана турында.
Людмила белән без күптәннән таныш. Ире Валерий белән алар ике кызларын – Ксения һәм Кристинаны, уллары Артемны тәрбияләп үстерделәр. Инде оныклары Софьюшка тууга сөенеп бетә алмыйлар. 2013 елда үз гаиләләренә приюттан бер кыз бала алырга булалар. Озак уйлыйлар, барлык туганнары белән киңәшләшәләр.
Еракка йөрмиләр, күрше райондагы приютка мөрәҗәгать итәргә булалар.
Калмыковларның тату гаиләсенә балалар бик тиз ияләшә. Артем Кириллдан кечерәк, ә ул татар милли көрәше секциясендә шөгыльләнә. Аңардан күреп абыйсы да көрәшне ярата башлый, нәтиҗәдә малайлар спортның бу төрендә зур уңышларга ирешәләр.
Уңган хуҗаларның табынында һәрчак яңа сауган сөт, үз хуҗалыкларында җитештерелгән азык-төлек. Алар сыерлар, иткә үгезләр, дуңгызлар асрыйлар, ә көннәр җылынгач чебиләр, үрдәк бәбкәләре дә алалар.
Шулай бәхетле генә яшәп ятканда, кызның битендә барлыкка килгән тимгел әти-әнине борчуга сала. Ул дәвалауга авыр бирелә торган генетик чир билгесе булып чыга. Әмма Калмыковлар югалып калмый. Үзвакытында табибларга мөрәҗәгать итеп, алар авыруга зурга китәргә ирек куймыйлар. Әмма кызга инвалидлык бирәләр. Хәзер инде табиблар уңай якка үзгәреш булуын әйтә. Татьяна елга ике тапкыр республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Без сөйләшкәндә дә Людмила Казанда иде. Кардиология бүлегендә тернәкләнү курсы узучы кызының хәлен белергә килгән.
Татьянага укытучылар өйгә килеп белем бирә. Кыз бик матур рәсем ясый. Аның яраткан шөгыле – абыйлары белән футбол уйнау, ә кышын чаңгы шуу.
Калмыковлар сөйкемле, мөлаем һәм бик назлы кече кызларының һичшиксез савыгасына, тормышта үз урынын табасына ышаналар. Ул әле үскәч нинди һөнәр сайлыйсын төгәл генә белми – бәлки кулинар булып китәр, ә бәлки шәфкать туташы... Ничек кенә булмасын, әти-әниләре аңа һәр адымда ярдәм итәр. Тапкан түгел, баккан ана, диләр бит. Ә халык әйтсә, хак әйтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз