Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Түбән Әлки авылында үзара салым акчасына юл салалар

    Түбән Әлкидә үзара салым средстволарына урам юлларын яхшырталар.

    Мәктәп урамына инде ком кайтарганнар. Биредә 450 метр озынлыкта каты түшәмәле юл салырга җыеналар. Авыл халкы үзара салым программасының отышлылыгын яхшы аңлый. Әлеге программа республикада  2014 елдан бирле гамәлдә. Аның нигезендә, халыктан кергән һәр бер сумга Татарстан бюджетыннан дүрт сум түләнә. Түбәнәлкилеләр планда каралган 397 мең сум үзара салымның 84 процентын җыйганнар инде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: