Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Түбән Әлки дә яшәүче Әнвәр һәм Роза Нотфуллиннар ике як нәсел тарихын кадерләп саклыйлар

    “Безнең әти ис китәрлек кеше! Гаилә башлыгы нәкъ шундый булырга тиештер дә. Әти белән киңәшләшмичә, аның фикерен тыңламыйча безнең өйдә беркайчан бернәрсә эшләнмәде. Хәтта бакчадагы түтәлләрне дә әти кушканча ясыйбыз, помидорларны да ул сызган сызыкка утыртабыз һәм, ахыр килеп, әтичәсе дөрес булып та чыга бит!”- дип горурлык катыш яратып сөйли Венера. Башын чайкап, кулларын селки-селки сөйли ул, сүзләренең чынлыгына ышандырырга тырыша...

    Фотоларда гаилә тарихы

    Венераның әтисе – Мәүләшә-Алпар, Түбән Әлки якларында билгеле, бик күпләргә таныш Әнвәр Нурулла улы Нотфуллин, совет чорында гөрләп эшләп торган “Сельхозтехника” берләшмәсенең гомерлек баш бухгалтеры. Моның өстенә хатыны Розаның тормыш терәге, өч кызына кечкенәдән хәзергәчә кайгыртучан да, таләпчән дә ата.

    Һәр гаилә – үзенә бер дөнья ул. Бүгенге ир-хатын артында икесенең дә нәсел-нәсабе, күпъеллык, гасырлык тарихы. Әйтик, әле күбебезнең гаиләсе җиде буын булмаса да, өч-дүрт буынлык тарихын белә, үткәннәр ядкарьләрен саклый, кадерли. Нотфуллиннарны бу яктан үрнәк итеп куярга була. Район газетасыннан корреспондент киләсен белгәч, Әнвәр ага белән Роза апа үткән гасырның башыннан ахырына кадәр диярлек катлаулы чорларына багышланган, шуларны чагылдырган язмача һәм фотодокументларны өстәлгә җәеп салганнар. Аларны күргәч, бер мәлгә тын кысыла, йөрәк тибүдән туктап тора! Менә 1913 елда туган, сугыштан инвалид булып кайткан әтиләре Нурулланың саргая төшкән фоторәсеме. Аның биографисе үзе бер роман язарлык. Утызынчы еллар башында Тын океан флотында солдат хезмәте үткән Нурулла 1936-1937 нче елларда шоферлыкка укый. Әйтергә кирәк, ул чор өчен бик тә яңа, сирәк очрый торган һөнәр була ул. Район  МТСында нибары 4 шофер бар, шуларның берсе – Әнвәр аганың әтисе. Алай гына түгел, Әлки җиренә беренче автомобильне дә ул алып кайта. Тормышында тагын бер “казанышы” – хатыны Зәйтүнә 4 малай үстерә Нурулла! Өстәлдәге күп еллар элек төзелгән документлар, төшерелгән рәсемнәр бу кешенең гомер юлы турында сөйли, йөз чалымнарын, җитди күз карашын безгә – егерме беренче гасыр кешеләренә җиткерә.

     

    Үзбәкләрне укыткан татар

    Ә менә бу зур фоторәсемдә Үзбәкстанның ниндидер уку йортын тәмамлаучылар сурәтләнгән. Күбесе кызылармиячеләр киеменнән, буденовка киеп төшкәннәре дә бар. Аларның берсе – Югары Әлкидән Шәфик Саттаров. Тарихны аз-маз укыган кешегә чамалау кыен түгел: бу хәрбиләр басмачыларга каршы яуларда катнашучылар, яшь Совет дәүләтенә нигез коручылар.

    –Әтиемнең язмышы бик тә аянычлы булган,–дип моңарчы ире сөйләгәннәрне тыйнак кына тыңлап утырган Роза апа да сүзгә кушыла. –Ачлык елында аның әтисе белән әнисе, аннары гаиләләрендәге биш баланың өчесе бер-бер артлы вафат була. Әтине башта Әхмәт авылындагы балалар йортына җибәрәләр. Ач үлемнән котылу өчен Чирмешәннән балык тота ул. Ятимнәр йортын ташлап, Казанга юл ала. Анда ачлы-туклы, йортсыз-яклаучысыз күп газап чигә, берара хәтта караклар шайкасына эләгә. Аннары шырпы фабрикасына эшкә урнаша, революцион хәрәкәткә кушылып китә. Атеист була әткәй, булачак әниебезне урлап, Үзбәкстанга алып китә.

    Роза апа сөйләвенчә, Саттаров Шәфик чынлап та басмачыларга каршы көрәшкән, укыган, соңрак инде үзе Коканд шәһәрендә укытучы булып эшләгән. Туган ягына әйләнеп кайткач та мәгърифәтчелекне алга сөрә ул. Бөек Ватан сугышыннан соң Алпарга уполномоченный, соңрак колхоз рәисе итеп куялар аны. Аннары үзенең үтенече белән Түбән Әлки мәктәбенә директор итеп билгелиләр.

    –Әткәй кешеләргә бик ярдәмчел булды. Колхоз рәисе булып эшләгәндә күпләрне төрмәдән йолып калды. Мәктәптә ятимнәрне кайгырта иде. 1985 елда 80 яшендә үлеп китте ул. Әле хәзер дә әтигә рәхмәтле сүзләрне ишеттерәләр миңа,–дип әтисе хакындагы хикәясен тәмамлый Роза апа. Һәм өстәлдәге фотоларны сыйпап-сыйпап ала.

     

    “Бер күрүдә ошаттым”

    Инде килеп Нотфуллиннарның үзләре хакында сөйлик. Әнвәр абыйның тормыш юлы шулай ук бормалы. Тик ул тыныч чор кешесе, ил икътисадының үскән, чәчәк аткан вакыты шаһиты. Әйткәнемчә, дүрт малайлы гаиләдә үсә ул, энеләренә абый, әти-әнисенә беренче ярдәмче була. Түбән Әлкидә, Алпарда укып урта белем ала, аннары җир бораулаучылар әзерли торган училищега укырга керә. Шунда Нургаяз Залаков дигән бер егет белән дуслаша. Ул әле бу фамилиянең тормышында  кабат барлыкка киләсен белми... 1961-64 елларда Одесса тирәсендә дислокацияләнгән ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

    –Менә бу рәсемдә безнең взвод. Татарлардан бер мин генә, төрле милләт егетләре булсак та, бик дус идек,–дип Әнвәр ага бер фотоны алып, андагы һәр кешенең исем-фамилиясен, кайсы яктан булуын һич тоткарланмый әйтеп чыга.

    Армиядә яңа белгечлек – исәпләүче һөнәрен үзләштереп, авылына кайта Әнвәр. Әтисе инвалид, энекәшләре үсеп таралышкан. Картларның үзләрен генә калдырып булмый, дип буровик егет авылда төпләнергә була. Шундагы “Сельхозтехника”га эшкә урнаша. Әле генә армиядән кайткан егет кичен клубка, иптәшләре янына чыга һәм шунда чибәр кыз Розага күзе төшә.

    –Мин аны бер күрүдә ошаттым. Бер ел чамасы очрашып йөрдек тә, туйлап өйләнештек,–дип елмая Әнвәр ага хәләл җефетенә. Ә Роза апаның ул вакыйга турында үз истәлекләре икән.

    –Мин инде мәктәптә пионервожатый булып эшли идем. Моңарчы да сүз кушкан егетләр булды, никтер күңелем кабул итмәде. Әнвәр – гаярь егет, ул мине биергә чакыргач, бөтен кызлар аһ! итте. Яраттым мин аны. Туйга тукыманы Казаннан кайтартып, махсус күлмәк тектердем, яулыктан фата бөрдем. Безнең язылышканны күрергә дип авыл советы янына бик күп кеше җыелды. Менә шулай башланып китә аларның гаилә тарихлары. Бер-бер артлы кызлары туа. Роза апа балалар бакчасында эшли. Әнвәрне башта экспедитор, аннары инженер итеп эшкә билгелиләр. Армия белемнәре ярап куя – тиздән бухгалтер итеп рәсмиләштерәләр үзен. Һәм ул лаеклы ялга чыкканчы шул эшне башкара.

    –Җитәкчебез Камил Билданович Хөснетдинов эшлекле, тиктормас кеше иде, ул берләшмәнең техник базасын ныгыту өчен бик нык тырышты. Бөтен районның авыл хуҗалыгы техниксын ремонтлый идек. Төзелеш материаллары, техника – барысы да безнең оешма аша үтә, аларны разнарядка белән таратабыз. Авыр булса да, эшләргә кызык иде. Безнең берләшмә республикада иң яхшылар исәбендә булды. Казанга барсак, Кремльдә дә ачык каршылый иделәр үзебезне. Җитмешенче елларда төзелешне киң җәелдердек, эшчеләргә өйләр салдык. Чөнки төрле авыллардан килеп эшләүчеләр күп иде. Балалар бакчасы өлгерттек, анда алтмышлап сабый йөри. Кайчак бер караватка өчәр бала яткыра иделәр.

    Халык гаҗәеп бердәм иде. Күрше, дус, иптәш – көндез эштә бергә, кичләрен дә аерылмыйбыз, бергәләп бәйрәм, ялларны үткәрәбез,–дип сагынып тасвирлый Әнвәр ага хезмәт елларын.

    Тагын бер кызыклы нәрсәне сөйләде әле ул: бервакыт югары урында эшләүче абыйсы җитәкче үтенечен таңлап, эшкә бер яшь егетне алалар. Әнвәр Залаков була ул. Башта Нотфуллиннарда яши, механик булып эшли. Шулай итеп, киләчәктә республика дәрәҗәсендәге җитәкче булачак Залаковның хезмәт юлы Түбән Әлкидә башланып китә, шунда ул чыныгу ала, акыл туплый.

    –Бик әйбәт кеше иде. Гомер буе аралашып яшәдек, кунак итештек. Бик җәл, иртә китте,–дип уфтаналар Роза апа белән Әнвәр абый.

    ...Һәркемнең диярлек яраткан шөгыле, мавыгуы була. Әнвәр Нотфуллинда да бар андый хобби: ул әллә ничә ел инде газеталар җыеп бара, шулардан тупланмалар ясый. “ЗОЖ”, “Ирек мәйданы”, “1000 советов”, “Юлдаш” кебекбасмалар тәртипләп җыелган, хәтта еллык тупланмадагы материалларның каталоглары да бар.

    –Күршеләр керә, бу җирем авырта, шифа тапмаммы, дип гәзит сорыйлар. Аннары, файдалы киңәш тапкач, рәхмәт әйтеп кайтаралар. Үзебез дә гел актарып торабыз гәзит битләрен,–ди Әнвәр абый, үзе каршыма тупланмаларның төрлесен өя.

    Менә шундыйлар алар – Түбән Әлкидән Роза белән Әнвәр Нотфуллиннар. Яшьләре шактый булса да (гаилә башлыгы быел тугызынчы дистәне ваклап)     гел хәрәкәттә, гел эштә. Өч кыз һәм өч кияү, җиде онык, ике турун да кайтып-килеп йөри. Бигрәк әйбәт бит: эш-мәшәкать күп булгач, яшисе дә яшисе әле. Шулаймы, Әнвәр абый?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: