Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: “Әтиебез Невский пятачокта Ленинградны саклап сугышкан”, ди Роза Родионова

    Ленинградны фашист камалышыннан азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларны телевизордан карап барырга тырыштым. Үзем дә район үзәгендәге музейда булган чарада катнаштым, балалар алдында чыгыш ясадым.

    Илебез тарихындагы бу дәһшәтле еллар сәхифәләренә битараф булу мөмкин түгел. Безнең гаилә өчен әлеге вакыйгалар бигрәк тә истәлекле. Хөрмәтле каенатам Андрей Антонович Родионов Ленинградны геройларча саклауда катнашкан, ут эченнән могҗиза белән исән чыккан кеше иде. Кичләрен бөтен гаилә белән җыелгач әтиебез бик еш безгә сугыш хатирәләрен сөйли иде. Александр Чаковскийның “Блокада” роман-эпопеясын елый-елый укыганы, “менә бу вакыйгада мин дә катнаштым бит”, диюләре бүгенгедәй истә.

    Әти 1913 елда Борискинода туган. 1937-1939 елларда армия сафларында – Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, Хәсән күлендә сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Совет Армиясеннән демобилизацияләнгәч, Ленинградка килеп, НКВДның янгын техникумына укырга керә. Әмма имтиханнар тапшырып

    өлгерә алмый – Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның июнендә аларны НКВДның тимер юл корылмаларын һәм аеруча мөһим сәнәгать предприятиеләрен саклаучы 20 нче дивизиясенә билгелиләр. Сугыш башыннан ук әлеге дивизия элемтә узелларын, хәрби частьләрнең элемтә линияләрен, Ленинградтагы эчке тәртипне дә саклый, дошманның разведка-диверсия төркемнәренә каршы көрәшә.

    Әти фашистларның шәһәргә көне-төне фугаслы һәм яндыра торган бомбалар ташлаулары турында сөйли иде. Утка тотудан  йортлар җимерелгән, бик күп янгыннар чыккан. Әтиләр тәүлек әйләнәсе диярлек янгыннар сүндерүдә эшләгән.

    Немецлар 1941 елның 8 сентябрендә Шлиссельбург шәһәрен алгач, Ленинград кыршау эчендә кала. Әти хезмәт иткән дивизияне укчы итеп үзгәртәләр һәм блокаданы өзү өчен мобилизациялиләр. 26 октябрьдә дивизия Нева елгасының сулъяк ярына, Невский пятачокка күчәргә боерык ала. Бу вакытта анда инде 5 дивизия дошманга каршы аяусыз сугышлар алып бара. НКВД дивизияләре, блокаданы өзеп, 54 һәм 55 нче армияләр белән кушылырга тиеш була. 30 октябрьдә дивизияләр дошманның туктаусыз яудырган ут яңгыры астында ничек кирәк алай Неваның сулъяк ярына күчәләр.

    –Елга яры комлы, окоплар казып булмый – ишелә. Дошман төрле яклап утка тота, яшеренер урын да юк. Безнең позицияләр аларга уч төбендәгедәй ачык бит. “Пятачок” солдат мәетләре белән тулы... Бу тирәдәге Московская Дубровка, Арбузовка авыллары җир белән тигезләнгән,–дип сөйли иде әти Андрей Антонович.

    3 ноябрьдән 8енә кадәр совет сугышчылары берничә мәртәбә һөҗүмгә күтәрелеп карыйлар. Әмма төрле яклап яуган пулемет һәм миномет утлары астында, бик зур югалтулар белән кире чигенергә мәҗбүр булалар. Әти хезмәт иткән дивизиядәге 2,5 мең сугышчыдан нибары 200 е уттан исән чыга...

    8 ноябрьдә булган бәрелештә әти контузия ала, аягы һәм башы каты яралана. Ул госпитальдә генә аңына килә. Дәваланып аягына басса да, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Икенче төркем инвалид булып ул туган авылы Борискинога кайта. Мәктәптә укыта, ул чактагы Юхмачы район советы башкарма комитетында эшли, колхоз председателе, ферма мөдире була. Әти бик әйбәт, намуслы кеше иде. Әни белән алар сигез бала табып үстерәләр. Әмма сугыш яралары гомер буе тынгылык бирми, әти озак-озак хастаханәләрдә ятып дәвалана. Ул 1986 елда вафат булды. Фронтовик Андрей Родионов “Ленинградны саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.

    Әнием Зәмзәмия Мортазина исә сугыш алды елларында берникадәр вакыт Ленинградта яшәгән. Аның әтисе Кадермәт 1937 елда Бибай Чаллысыннан вербовка белән төньяк башкалага китеп, снарядлар җитештерү заводында эшләгән. Фин сугышында булып, авылга кайткач, 1940 елда бөтен гаиләсен Ленинградка алып киткән. Ул чагында 17 яшьлек әнием әнисе белән бергә мебель комбинатында хезмәт куйганнар. Әни Ленинград халкы турында гел хөрмәт белән искә ала, “алар бик әдәпле, ягымлы, ярдәмчелләр, тыныч холыклылар”, –дия иде.

    1941 елның язында вербовка белән килүчеләрне шәһәрдән озата башлыйлар. “Бу хакта кычкырып сөйләшмәсәләр дә, халык сугыш буласын сизенә иде. Безгә дә, билет алу өчен белешмәләр, юлга азык паеклары биреп, шәһәрдән китәргә кирәклекне аңлаттылар. Авылга кайтып җитеп, ике атна үткәч, сугыш башланды”,–дип сөйли иде әни.

    Сугыш дәһшәтләрен күргән якыннарымның әлеге хатирәләрен күңелемнән барлаган саен тынычлыкның ничек кадерле булуына кабат төшенәм. Дөньялар имин була күрсен, Бөек Ватан сугышының ачы  сабаклары беркайчан онытылмасын иде.

    Роза Родионова,

    пенсионер укытучы, Базарлы Матак авылы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: