Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы укучылары “Чиста яр буе” акциясендә катнашып Актай елгасы тирәләрен җыештырдылар

    Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Актай елгасы ярларын чүп-чардан чистарттылар.

    “Чиста яр буе” акциясендә катнашып, балалар елга тирәсеннән капчык-капчык чүп җыеп алганнар. Болар нигездә Актай ярына ял итәргә килгән кешеләрдән калган чүпләр – шешәләр, пластик савыт-саба, кәгазьләр. "Без укучылар белән елның елында “Чиста яр буе”акциясендә катнашабыз, Актай ярларын җыештырабыз. Быел шунысы сөендерде: үткән еллар белән чагыштырганда елга ярлары бермә-бер азрак чүпләнгән. Димәк, кешеләр әйләнә-тирәне чиста тотуның әһәмиятен ныграк аңлый баралар”,–ди Базарлы Матак мәктәбе директоры урынбасары Роза Галиева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: