Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы укучысы Ралинә Әхмәтова бадминтон буенча Бөтенроссия турниры призеры булды

    Бадминтон буенча “Бәллүр валан” Бөтенроссия турнирында Ралинә Әхмәтова өченче урын яулап кайтты.

    3-7 февраль көннәрендә Саратов шәһәрендә узган әлеге җитди бәйгедә безнең район укучылары Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ралинә моңа кадәр “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесендә беренче урын яулаган иде. Ул Базарлы Матак мәктәбендә 4 сыйныфта укый. Бадминтон буенча тренеры – Максим Муштаков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: