Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Василий Мошковның эшчәнлеге хәзер дә үрнәк булырлык

    Тиздән без Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Гасырлык тарихы эчендә республика гаҗәеп үсеш юлы үтте. Һәм аның казанышларына әлкилеләр дә лаеклы өлеш керттеләр. Районыбыз күп кенә танылган шәхесләр, җитәкчеләр үстереп бирде Татарстанга. Алар бездә эшләп чыныгу алган, соңрак республиканың башка районнары хуҗалыкларын, предприятиеләрен җитәкләп үзләренең һөнәри осталыгын исбатлаган кешеләр. Шундыйларның берсе – Түбән Кәчи авылында туып-үскән Василий Мошков, күпсанлы орден-медальләр кавалеры.

    Василий Яковлевич 1928 елның 28 декабрендә крестьян гаиләсендә туган. Ул әле бик кечкенә чакта әнисе үлеп киткәч, әбисе кочагында үскән. Бик авыр, ашарга икмәк тә җитмәгән заманалар була бу. 1934 елда малай Түбән Кәчи мәктәбенә укырга керә.  Ә 1942 елда 7 сыйныфны тәмамлап эшли башлый. Чөнки илебез тарихындагы иң дәһшәтле сугыш бара бит. Вася гаиләдә олы бала, шуның өстенә сигез тамак бар. Үсмер кече туганнары хакында кайгыртып, бик тиз мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Әтиләре Яков Иванович 1941 елның сентябрендә фронтка китә һәм 1943 елда сугышчан яралардан үлә.

    Бөтенләй үсмер генә булса да, Василийны Буденный исемендәге колхозның кырчылык бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Яшәү дә, эшләү дә гаять авыр, чөнки барлык ир-атларны фронтка алганнар. Авылда хатын-кызлар да, балалар гына торып калган. Колхозчылар таңнан төнгәчә кырда эшли, урак белән икмәк ура, печән чаба, бик аз калган колхоз терлекләрен ашата. Бөтен колхозына бер “полуторка” машина, бер “Коммунар” тагылма комбайн һәм ике-өч “маңгай тирләткеч” җайланма бар.

    Чүмәләгә куелган көлтәләрне кышын кырда суктыралар, ә бөртекне турыдан-туры дәүләткә озаталар. Үзләре нәрсә ашаганнар соң? Үлән, черек бәрәңге белән тукланганнар. Һәркемнең диярлек киеме өйдә киндердән, җитеннән тукылган. Сугыш кырларында гына түгел, тылда да яшәү, эшләү авыр була шул.

    1948 елга кадәр Василий бригада белән җитәкчелек итә. Аннары өч ел армиядә укчы-радист булып хезмәт иткәч, туган авылына кайта. Колхозчыларның күмәк җыелышында аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Һаман да авыр сугыш арты еллары була бу. Шуңа күрә хуҗалыкны аякка бастыру өчен колхозчыларга да, рәисләренә дә бик нык тырышырга туры килә. Василий Яковлевич колхозчыларның көнкүреш дәрәҗәсен үстерүне бик мөһим саный, моның өчен мөмкин булганның барысын да эшли. 1954 елдан Василий Яковлевич “Малалла” колхозы белән җитәкчелек итә. Хуҗалыкның 1051 гектар сөрү җире бар, анда арыш, бодай, солы, арпа игәләр, 15-20 гектар бәрәңге үстерәләр. Терлек бик аз, сыерлар нибары 56 баш, 300 сарык, 50 дуңгыз бар. Суүткәргечнең ни икәнен дә белмиләр, әмма Мошков рәис булган елларда авылларында беренче су торбалары салына. Югары Кәчи авылыннан Михаил Толстов истәлекләренә караганда, рәис ничек тә колхозны, хезмәт дисциплинасын ныгытырга тырышкан. Нәтиҗәдә  хуҗалык бөртек тапшыру буенча дәүләт биремнәрен һәрчак үтәп килгән. Василий Яковлевич оста оештыручы булып кына калмыйча, үзе дә тырышып эшләгән, башкаларга үрнәк күрсәткән.

    1958 елда “Малалла” һәм Буденный исемендәге колхозларны берләштереп

    яңа хуҗалык төзиләр, аңа “Чирмешән” колхозы дигән исем бирәләр. Ә рәисе итеп кабат  Василий Мошковны сайлап куялар. Әле яшь кенә булса да, ул инде тәҗрибәле җитәкче санала. Шуңадыр, тулыр-тулмас дүрт елдан колхозда инде 1080 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 сыер була. Бер елда 5500 центнер сөт, 110 центнер ит, 80 мең данә күкәй җитештерәләр. Техника да барлыкка килә – 9 автомобиль, 14 комбайн, 7 чылбырлы һәм 12 тәгәрмәчле трактор алалар. 1965 елда Югары Кәчи авылында ут кертәләр, су башнясы куялар. Районда беренчеләрдән булып чирмешәнлеләр сыерларны электр ярдәмендә сава башлыйлар, савымчыларны ике сменалы эш режимына күчерәләр. Колхозда 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә туры килгән терлек саны район буенча иң зур була.

    Василий Яковлевич Мошков колхоз сәнәгатен, авылларның инфраструктурасын үстерүгә күп көч куя. Ул кешелекле, акыллы, белемле җитәкче булып, башкаларны үз артыннан ияртә белә, гаделлеге, үз сүзендә торучанлыгы белән хөрмәт казана. Эш сөючеләрне бәяли белә. Әйттик, ун айда һәр сыердан 2549 кг сөт савып алуга ирешкән Мария Алексашинаны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр, Мәскәүгә, халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр.

    Колхозчыларның уртача хезмәт хакы 70 сумга җитә. Кешеләр күпләп газета-журналларга языла. Түбән Кәчидә сигезъеллык мәктәп, Югарысында балалар бакчасы төзеп куялар. Китапханәсе белән клуб, сугышта һаләк булган авылдашларының исемнәре язылган һәйкәл төзиләр. 1967 нче елда стационар электр станциясен эшләтеп җибәрләр, электр линиясе сузалар.

    1967 елда Василий Мошков безнең газетага интервью бирә һәм үзенең бөтен гомере туган колхозы белән бәйле икәнен әйтә. Мондый мисал да китерә: “Сугыш вакытында мин бригадир идем. Беләсезме, нинди авыр иде ул чор? Өч-дүрт хатын белән урманга китәсең, агач кисәсең, соңгы көчеңне җыеп аны чанага төйисең һәм үзең үк җигелеп алып кайтасың. Көчле ир-ат булсаң, әле бер хәл иде, малай гына бит. Әмма тырыша идем, юкса, бүрәнә артыннан күренмисең дә дип хатыннар көлә бит”...

    1960 елдан башлап Василий Мошков авылларга шифер кайтарта башлый, колхозчыларны өйләре түбәсеннән саламны алып ташлап, шифер белән ябарга мәҗбүр итә. Коймаларны матурайту өчен буяулар алып кайтып бирә.  Кечкенә, караңгы, җиргә сеңгән өйләр тиздән түбәләрендә телевизор антенналары булган зур, якты өйләр белән алышына.

    Шулай итеп, “Чирмешән” колхозы күз алдында үсә, ныгый, ә рәисен тырыш хезмәте өчен медаль белән бүләклиләр.

    1965-66 елларда Василий Мошков Ленин исемендәге колхоз белән җитәкчелек итә, аннары дүрт ел “Әлки” терлек симертү колхозында директор булып эшли. Шушы чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә күп нәрсә эшләп өлгерә ул. Иске Матак авылы совхозның үзәгенә әйләнә. Биредә ашханә, кунакханә, клуб, кибетләр төзелә. Архитектор белеменә ия булмаса да, Василий Яковлевич биналарны үзе проектлаштыра, төзелеш белән җитәкчелек итә. Һәм туктаусыз эшчеләр турында кайгырта. Иске Матакта ике фатирлы дүрт өй төзиләр, алар тирәсен асфальтлыйлар. Дуңгыз симертүдә эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү өчен асылма юл ясап, азыкны “запарник”тан корпусларга китерүне җайлыйлар. Югары Матакта кирпеч заводы төзелә, ул совхозны гына түгел, бөтен тирә-якны кирпеч белән тәэмин итә. Һәркайсы 50 шәр метрлы, 30 ар мең данә кирпеч сакларлык алты сарай төзиләр. Аларның һәрберсенә кадәр кирпечне вагоннарда ташу өчен тар гына тимер юл сузалар... Василий Яковлевич теләсә нинди яңа эшкә курыкмыйча тотына һәм аны уңышлы башкарып куя булган.

    Энергияле, инициативалы җитәкчене республикада да күреп алалар һәм 1975 елда Лаеш районының “Казан” совхозына директор итеп билгелиләр. Совхоз үәзге Комлы Ковал авылы, үзе кечкенә генә хуҗалык. Әмма яңа җитәкче килгәч совхоз бик тиз үсә башлый. Тиз арада 10 мең баш терлеккә исәпләнгән комплекс, 2 мең баш дуңгыз симертү өчен корпуслар төзелә. Яңа контора, кибет, гаражлар, рамлы пычкы, остаханәләр, техника саклау өчен ангар, һәм тагын балалар бакчасы, ашханә, барлык уңайлыклары булган ике фатирлы 50 дән артык йорт. Авыл зур таш өйләр салынган яңа урамнар хисабына зурая. Хуҗалыкның базасы бөтен яклап ныгый. Тиздән совхоз миллионерга әйләнә. Ә Василий Яковлевич монда да үзенә тугры булып кала – беренче чиратта кешеләр турында кайгырта ул. Эшчеләр хезмәтләре өчен лаеклы хак кына түгел, орден-медальләр дә алалар. Бирегә Кәчи, Иске Матак якларыннан күпләп күченеп киләләр. Алар якташларына терәк булалар, эре хуҗалыкка әйоәнгән совхозны тырыш хезмәтләре белән данлыйлар. Әйтик, дуңгыз караучы Елизавета Калеева Иске Матактан. Ул симертү буенча оператор булып эшли, коммунистик хезмәт ударнигы, социалистик ярыш җиңүчесе итеп таныла, медальләр белән бүләкләнә. Леонид Догадин үзебездәге “Спутник” совхозында инженер була, әмма Мошков аны үзенә чакырып китерә. Ул аны һәрчак “минем дәрәҗәле инженерым” дип атый. Дуңгыз караучы Вера Штатнова Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Татьяна Волкова – Почет билгесе ордены белән бүләкләнәләр. Һәм хуҗалыкта шундый данлы эшчеләр бик күп була.

    Дөрес әйтәләр, уңышка ирешкән һәр ир-ат артында аның тугры тормыш иптәше була. Василий һәм Дарья Мошковлар гаиләсендә алты бала туа. Алар турында кайгырту нигездә Дарья Константиновна җилкәсен өелә. Гаилә башлыгы бит иртә таңнан эшкә китә һәм төнлә генә кайта. Балалар аны  күрми дә. Әмма эшчән, намуслы, гадел әтиләре үрнәгендә барысы да лаеклы шәхесләр булып үсеп җитәләр.

    Кызганычка каршы, мондый киеренке тормыш Василий Яковлевичның сәламәтлегенә зыян китерә. Башта инсульт кичерә ул, аннан соң сигез ел яши әле. Туган авылы Түбән Кәчигә еш кайта, бик теләп авылдашлары, иптәшләре белән очраша. Әмма 1990 елның 30 мартында кабат авырып китә һәм бу авыру нәтиҗәсендә Әлки җиренең данлы улы мәңгегә күзләрен йома. Аны туган авылы зиратында җирлиләр.

    Авылдашлары, бигрәк тә өлкән буын хәзергә кадәр данлы якташларын олы ихтирам белән искә ала. Сәләтле җитәкче, авыл хуҗалыгын оста оештыручы Василий Мошковның эшчәнлеге хәзер дә үрнәк булырлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: