Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы якташлык җәмгыяте очрашуында 250 дән артык кеше катнашты

    Узган шимбә, 6 октябрь, әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләргә сибелеп көн күрсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул-кызларын районыбыз үзенә җыйды. Әлки якташлык җәмгыяте очрашуларының беренче генә үткәрелүе түгел. Әмма бусы аеруча зур активлык белән, бик күп кеше катнашында узды. Очрашуга 250 дән артык якташыбыз кайткан иде. Аларга олы хөрмәт һәм кунакчыллык күрсәтелде. Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе, олылар һәм балаларның кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.

    “Рәхмәт сезгә, якташлар!”

    Районыбыз як­ташлык җәмгыятенә 1993 елда ук нигез са­лынган иде. Ә рәсми төстә “Әлки районы якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы 2011 елда төзелде. Шун­да аның Уставы, рәсми символикасы расланды, берләшмәнең беренче съезды резолюциясе ка­бул ителде, районннан чыккан якташларыбыз турында мәгълүмат ба­засы булдырылды.

    Гомумән, соңгы ел­ларда республикада як­ташлык җәмгыятьләре эшчәнлегендә зур җанлану сизелә. Ту­ган якларына хезмәт итүне максат итеп куй­ган бу оешмаларның районнар тормышында актив катнашуы, яшь буынны тәрбияләүдәге роле республика җитәкчелеген дә бита­раф калдырмады. “Та­тарстан муниципаль берәмлекләре” ассоциа­циясе каршында якташ­лык җәмгыятьләренең координация советы төзелде. Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен ачы­клау буенча конкурслар оештыру да традициягә әйләнеп килә.

    …Район мәдәният йортында очрашуга җыелган якташларга башта районыбыз турын­да фильм күрсәтелде. Ан­нан соң сәхнәгә үзешчән артистларыбыз чыкты. “Әлкиләр без” дигән җырлы-биюле компо­зиция күрсәткәннән соң, милли киемле кыз­лар залга төшеп, куна­кларны Әлки икмәге һәм чәкчәгеннән авыз иттерделәр.

     

     Чарада катнашучыларны сәламләп, алар каршында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул районыбызда якташлар белән элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү буенча башка­рыла торган эшләр хакын­да сөйләп үтте. Әлкидән чыккан якташларның районыбызның социаль- икътисадый һәм мәдәни үсешенә керткән өлешенә аеруча киң тукталды.

    Әлки якташлык җәмгыятенең үз алдында торган күпкырлы бурыч­лар һәм проблемаларны уңышлы хәл итәргә сәләтле булуы, билгеле, беренче чи­ратта аның җитәкчесе Ри­шат Хафизовка бәйле. Урта Әлки авылында туып үскән, байтак еллар Татарстан Дәүләт Советында җаваплы вазыйфалар биләгән Ришат Хәй улы тырышлыгы белән соңгы елларда Яңа Камка­да туган күренекле татар әдибе Нәби Дәүлинең исе­мен мәңгеләштерү буенча күп эшләнде. Казанның бер урамы хәзер Әлкинең дан­лы улы исемен йөртә, язучы яшәгән йортка истәлек так­тасы куелды.

    Бераз алга китеп әйтик, бу җыенда Ришат Хафизовка Әлки районының шәрәфле гражданы исеме бирелде.

    –Әлкиле якташларыбыз милли традицияләрне, йо­лаларны һәм фольклорны торгызу һәм саклау, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту буенча зур эш баш­каралар. Аларның кечкенә авылларны саклау һәм үстерү юнәлешендә куйган хезмәтләре дә бәяләп бе­тергесез. Якташларыбыз­га моның өчен бөтен рай­он халкы исеменнән зур рәхмәт,–диде Александр Ни­кошин.

    Район җитәкчесе Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Кызыл Шәрык” агрохол­дингына нигез салучы Ай­рат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Республиканың атказанган төзүчесе, “Алтын йөрәкле кеше” бәйгесе җиңүчесе Фоат Вәлиев, “Звениговский” коо­перативы җитәкчесе Иван Казанковның, күренекле эшмәкәрләребез Дамир Һәм Альберт Шәйхетдиновлар, “Сетевая компания” гене­раль директоры урынбаса­ры Азат Мәҗитов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Аль­берт Мөхәммәтшин, “Строй­газпроект” ҖЧҖ гене­раль директоры Рәис Хәйруллин һәм тагын бик күп якташларыбызның туган төбәкләрен үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен янып-көеп йөрүләре, райондагы хәйрия һәм спонсорлык эшчәнлеге, авыл көннәре үткәрү, чишмәләрне төзекләндерү, зират тирәләрен тотып алу, һәйкәлләр төзү, социаль- мәдәни объектларны ре­монтлауга финанс ярдәме күрсәтүләре хакында сөйләп үтте. Ул шулай ук күренекле а р т и с т л а р И с л а м и я Мәхмүтова, Рузия Мотыйгул­лина, Мирсәет Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Резидә Төхвәтуллина, Фәнис Кәлимуллинның районыбыз данын югары күтәрүе ха­кында горурланып әйтте.

    “Авылларыбыз өчен булдыра алганның барын да эшлик”

    Аннан соң кунаклар сүз алды. Ришат Хафизов үз чыгышында район якташ­лык җәмгыяте алдында тор­ган бурычларга тукталды. Аерым алганда, ул якташлык советы президиумының яңа составын сайлау, Уставына кайбер үзгәрешләр кертү кирәклеген әйтте.

    –Районда якташлык белән эшләү буенча төркем төзисе иде. Оешма алдын­да торган мәсьәләләр ту­рында сөйләшү, очрашулар өчен Казанда җәмгыятьнең вәкиллеген булдыру за­рурлыгы да бар. Безгә районыбызның укучы яшьләре, студентлар белән дә эшне активлаштырасы бар. Район энциклопедиясен төзү һәм бастырып чыгару­ны да тизләтәсе иде,–ди Ри­шат Хәевич.

    РФ Дәүләт Думасы депу­таты Айрат Хәйруллинның чыгышында да Әлки районының бүгенгесе һәм киләчәге турында эчкер­сез кайгырту яңгырады. Ул районның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары хакында горурланып сөйләде, яшьләрне авыл­да төпләндереп калдыру, моның өчен аларга уңайлы шартлар булдыру зарур­лыгына басым ясады.

    –Без, әлкилеләр һәм нәсел тамырлары шушы төбәктән булган якташлар, авыллары­быз өчен булдыра алганның барын да эшләргә тиешбез,– ди Айрат Нәҗипович. –Рай­онда Сабантуйлар бик ма­тур уза. Анда елның елында меңләгән кеше катнаша. Алдагы елларда бу милли бәйрәмебезгә күбрәк як­ташларыбыз кайтсын иде.

    Карга авылында туып үскән Фоат Вәлиев Әлкине үзенчәлекле район дип ата­ды.

    –Райондашларыбыз шак­тый авыр чорларны кичерде. Юллар юк, яшәү шартлары да әллә ни түгел иде. Әмма безнең халык беркайчан кы­енлыклар алдында югалып калмады, эшләде, төзеде, алга өмет белән яшәде. Да­мир Каюмов, Нәҗип Бакиров, мәрхүм Әнвәр Залаков рай­он өчен бик күп эшләделәр. Бүгенге җитәкчеләреннән, инвесторлардан да бик уңды Әлки. Татарстанның берен­че Президенты Минтимер Шәймиев әлкилеләр ту­рында: “Күзләрендә ут яна, яшиселәре килеп, рухланып яшиләр”, дигән иде. Кемнәр генә чыкмаган безнең рай­оннан – хезмәт геройла­ры, профессорлар, сәнгать эшлеклеләре… Мәрхүм Йосыф Гали исән булса, нәселләре Әлкигә тоташкан тагын әллә күпме күренекле шәхесләрне тапкан булыр иде әле.

    Казандагы автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшинның, эшмәкәр Рифкать Сәмигуллинның районыбыз турында яратып, горурла­нып, кайгыртып сөйләүләрен дә халык алкышлар белән каршылады.

    Яр Чаллы шәһәрендә ба­лигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Рим­ма Искандрова күп ел­лардан бирле инде авто­калада Әлки якташлыгы белән җитәкчелек итә. Бу җәмгыять Чаллыда иң ак­тив оешмаларның берсе икән. Римма Рафиковна Александр Никошинга Чал­лы мэры Наил Мәгъдиевнең сәламләү хатын тапшырды. Ул туган авылы Иске Камка­да балалар бакчасы ачылуга сөенеп, аларга бүләк тә алып кайткан.

    Казан кооператив инсти­туты ректоры Алсу Нәбиева трибунага чыгуга залда утыручыларның игътибарын яулап алды.

    –Казанда туып үссәм дә, минем дә нәсел тамырла­рым Әлки районында,–дип рухланып сөйләде ул. –Бала­чакта һәр җәйне Иске Чал­лы авылында туганнарымда үткәрә идем. Ул чакларның җылы хатирәләре һаман күңелдә саклана.

    Алсу Рөстәм кызы әйтүенчә, ул җитәкчелек иткән вузда районыбыздан бүген 126 егет һәм кыз белем ала икән. Яшь ректор шулай ук районыбыз авылларында хуҗалык итүнең кече форма­ларын үстерүдә, кооператив предприятиеләр булдыру­да ярдәм итәргә ниятләвен әйтте.

    “Татарстанның муници­паль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе урын­басары Владимир Козонков исә үз чыгышында райо­ныбыз якташлык җәмгыяте эшчәнлеген югары бәяләде.

    Бөтен татар дөньясына та­нылган якташыбыз Мирсәет Сөнгатуллинның, яшь талан­тыбыз Максуд Юлдашевның җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль чыгышлары да очрашуга ямь өстәде. Чараны эчтәлекле һәм матур итеп Илфат Кыя­мов һәм Эльвира Зыятдино­ва алып бардылар.

    Пленар утырыштан соң кунаклар Түбән Әлки авы­лында Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның про­изводство базасында булды­лар, аларның эшмәкәрлек эшчәнлеге белән таныштылар.

    Ч а р а д а к а т н а ш к а н я кт а ш л а р н ы ң к а й с ы белән сөйләшсәк тә, ту­ган якта үткән әлеге оч­рашудан бик канәгать калуларын әйттеләр, оеш­тыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Якташлык җәмгыяте эшчәнлегенең яңа юнәлешләрен билгеләү, авылларга ярдәм күрсәтү максатында гына түгел, читтә яшәүче якташлары­бызны күрештерү, аларның туган якны сагыну-җирсү хисләрен басу җәһәтеннән дә гаять әһәмиятле бит мон­дый очрашулар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: